Персей йолдызлыгы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Персей йолдызлыгы
Remove ads

Персей йолдызлыгы (лат. Perseus) — күк йөзендә төньяк ярымшардагы йолдызлык. Йолдызлыкка Горгона Медузаны үтерелгән борынгы грек каһарманы Персей хөрмәтенә исем куштылар. Йолдызлыкта билгеле үзгәрмә йолдыз Әлгул һәм ел саен була торган Персейлылар метеор агымының радианты урнашкан.

Подробнее Персей, Латинча исем ...
Remove ads

Йолдызлар

Персей αМирфәкъ (гарәп. المرفق әл-мирфәқ — «терсәк»[1], «Персейның терсәге» күздә тотыла; рус. Мирфак), йолдызлыкның +1,79 йолдызча зурлыктагы иң якты йолдызы. Бу сарылы-аклы үтә зур йолдыз 590 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Мирфәкъ Кояштан 5000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 62 тапкыр артыграк.

Персей βӘлгул (гарәп. رأس الغول рә’с әл-гул — «Горгонаның башы»[2] ; рус. Альголь), каплаулы үзгәрмә йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,12 дән +3,39 га кадәр 2,867 көн эчендә үзгәрә. Бу йолдыз 93 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Персей οГатикъ (гарәп. عاتق الثريا гатиқ әҫ-ҫөрәййә).

Remove ads

Тарих

Thumb
Персей йолдызлыгы. Әл-Суфинең Кузгалмас йолдызлар китабыннан рәсем. XVII гасыр. Каһирә, Милли китапханә

Борынгы йолдызлык. Клавдий Птолемей аны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Борынгы греклар карашлары буенча бу Зевс һәм үлемле хатын Данаяның улы Персейның чагылышы. Персей Гермес һәм Афина ярдәме белән Горгона Медузаны җиңеп чыкты һәм аның башыны алды. Кире кайту юлында ул Кефей һәм Кассиопеяның кызы Андромеданы диңгез ерткычтан коткарды.

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads