Андромеда йолдызлыгы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Андроме́да йолдызлыгы (лат. Andromeda) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы йолдызлыгы. Андромедада 2 нче дәрәҗә зурлыктагы өч йолдыз һәм гади күз белән күренеп торган бормалы галактика (Андромеда Томанлыгы) бар.
Remove ads
Андромеда Томанлыгы
Йолдызлыкның иң мөһим объект — Андромеда Томанлыгы (M31) бормалы галактикасы үзенең иярченнәре — М32 и M110 кәрлә галактикалары белән. Айсыз төндә ул гади күз белән Андромеда ν йолдыздан көнбатыштарак 1° почмакча ераклыкта күренеп тора. Андромеда Томанлыгыны фарсы астрономы әл-Суфи әле X гасырда күзәтеп алса да, Европа астрономлары аны тик XVII гасырның башында табып ачтылар. Бу безгә иң якын бормалы галактика 2,2 млн. яктылык елы ераклыкта тора. Аның яссылыгы безгә карата 15° авышкан, шуңа күрә ул озынча түгәрәк кебек күренә. Әмма ул, бәлки, безнең Галактикага ошый һәм 300 млрд. йолдыз эченә ала, аның диаметры 220 мең яктылык елы тәшкил итә.
Remove ads
Йолдызлар

Андромеда α — Әлфәрәс (гарәп. سرة الفرس сөррәт әл-фәрәс — «атның кендеге»[1], «Пегасның кендеге» күздә тотыла; рус. Альферац), +2,02…2,06 йолдызча зурлыктагы Тазылар α² сыман үзгәрмә йолдыз, 96,7 тәүлек әйләнәле куш йолдыз, B8 спектр сыйныфылы аклы-күкле субзур йолдыз. Әлфәрәс 97 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Андромеда γ — Әлганак (гарәп. العناق الأرض әл-‘әнақ әл-’ард — «каракал» (чүл селәүсене); рус. Аламак), +2,26 йолдызча зурлыктагы катлаулы йолдыз. Әлганак 350 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Remove ads
Тарих һәм исемнәр
Йолдызлыкның гарәп исеме Мәрьәтел-Мөсәлсәлә (гарәп. المرأة المسلسلة әл-мәр’әт әл-мөсәлсәләһ — «богаулы хатын»[2]).
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads