Үгезбозау йолдызлыгы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Үгезбозау йолдызлыгы
Remove ads

Сәвер йолдызлыгы (гарәп. الثور әҫ-ҫәвр — «үгез»[1]; шулай ук Үгезбозау йолдызлыгы; лат. Taurus) — Орионнан төньяк-көнбатышта, Җәүза һәм Хәмәл йолдызлыклары арасында урнашкан зодиак йолдызлыгы.

Подробнее Сәвер, Латинча исем ...
Remove ads

Өлкәр һәм Гиадалар

Сәвердә ике йолдызлар сибелгән тупланышыӨлкәр һәм Гиадалар урнашалар.

Өлкәр (M45) тупланышы 410 яктылык елы ераклыкта урнаша. Якынча 1000 хисапка алган йолдызны эченә ала (күпләр кабатлы йолдызлар булалар). Барысы тупланышка 3000 йолдыз чамасы керә. Тупланышта кайнар күк йолдызлар күпчелек тәшкил итәләр, аларның 6–7 (иң күбесе 14) гади күз белән күренергә була. Тупланыш йолдызларының гомуми массасы 800 Кояш массасына чамасы тиңдәш.

Гиадалар (C41) тупланышы 150 яктылык елы ераклыкта урнаша. Аның эченә 132 9 нче дәрәҗә зурлыктагы йолдыз һәм 259 моннан тоныграк йолдыз керә. Тупланышның иң якты йолдызлары Сәвернең иң якты йолдызы — Әлдәбәран белән «V» хәрефкә охшашлы фигураны тәшкил итәләр. Әлдабаран үзе тупланышка керми.

Remove ads

Йолдызлар

Сәвер αӘлдәбәран (гарәп. الدبران әд-дәбәран — «иярүче», «Гиадалар артыннан иярүче» күздә тотыла, шулай ук йолдызны Үгезнең Күзе (лат. Oculus Taurī) дип атаганнар; рус. Альдебаран), +0,87m йолдызча зурлыктагы кызгылт-сары йолдыз. Яктылык буенча күк йөзендә 14 нче урында тора. Үзенең иптәше — кызыл кәрлә йолдыз белән 68 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Сәвер βӘлнәтых (гарәп. النطح ән-нәтх — «чик», «мөгезләрнең чиге» күздә тотыла), +1,65m йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Сәвер ηАлкиона (рус. Альциона), Гиадаларның +2,85m йолдызча зурлыктагы иң якты катлаулы йолдыз. Йолдыз системасына дүрт +2,87/+6,3/+8,3/+8,7 зурлыктагы әгъзасы керә. Аларны кечкенә генә телескоп аша күренеп була.

Сәвер ζ — «Көньяк мөгезнең очындагы йолдыз», +2,97m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Җирдән 417 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Remove ads

Тарих һәм исемнәр

Thumb
Сәвер йолдызлыгының нөҗүм харитасы. 1825 ел

Борынгы греклар карашлары буенча Сәвер йолдызлыгы — бу Аурупаны урлап Крит утравына алып китү өчен ак үгезгә әверелгән Зевс. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. Ταύροσ сүзене гарәп теленә «сәвер» сүзе белән тәрҗемә иткән[2]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, йолдызлыкларның гарәп исемнәре кулланды[3]. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Үгезбозау йолдызлыгы исеме да куллана.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads