Ишембай районы

муниципаль район From Wikipedia, the free encyclopedia

Ишембай районыmap
Remove ads

Ишембай районы (рус. Ишимбайский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Ишембай шәһәре.

Кыска фактлар Ишембай районы, Нигезләнү датасы ...

, һәм

Ишембай районы Агыйдел елгасының урта агымында уң яклап урнашкан. Мәйданы – 4006 км², халкы – 26 мең кеше. Төньякта – Гафури районы, көнчыгышта – Белорет һәм Бөрҗән районнары, көньякта – Мәләвез, көнбатышта – Стәрлетамак районнары белән чикләшә.

Remove ads

Тарихы

Ишембай районы 1930 елның 20 августында барлыкка килгән. Ул заманда район үзәге Петровское авылында була, ул Макар районы дигән исем йөртә. 1937 елны Ишембай районы итеп үзгәртелә. Административ үзәге Ишембай эшчеләр бистәсенә күчерелә. Хәзерге Ишембай шәһәре Уфадан 160 км еракта көньяк тарафка таба урнашкан. Мәйданы – 103,4 км², халкы – 68 меңнән артык.

Географик белешмә

Район территориясенең көнчыгыш өлеше Көньяк Уралның алгы көнбатыш сыртларында урнашкан. Районның көнбатыш өлешен Агыйдел елгасы чикли һәм ул Агыйдел буе убалы тигезлегендә ята. Биредә 500-600 метр биеклегендәге Шәкетау, Торатау таулары тезелеп киткән.

Районның иң биек ноктасы Алатау сыртында – абсолют биеклеге 845 метр.

Районның көнбатыш чигеннән Агыйдел, көнчыгыш өлөшөнән Җигән елгалары ага. Аларга Сикәзе, Рәүзәк, Сәләүек, Тор, Үрек елгалары кушыла.

Ишембай районы тау-тайга зонасына карый. Территориянең 67% агачлы үсемлекләр белән капланган. Алар арасында каен, юкә, имән, усак ешрак очрый. Районның территориясе Кызыл китапка кертелгән шифалы үләннәргә бай, аларның монда 200-дән артык төре билгеле.

Тереклек

Хайваннар дөньясы күп төрле. Урманнарда поши, бүре, соры аю, селәүсен, кабан, төлке, ак куян, тиен, бурсык, урман сусары һәм башкалар яши. Район өчен таш гасыр заманыннан бирле калган кошлар да, йөзүче кошлар да сирәк күренеш түгел. Русиянең Кызыл Китабына кертелгән кара торна кебек сирәк төр торып калган һәм дәүләт тарафыннан саклана. Кама, кондыз, америка чәшкесе һәм башка йомшак тиреле җәнлекләр дә еш очрый.

Районның ихтиофаунасы да бик кызыклы һәм күп төрле. Чишмәләрдә елга багрысы яши, ә бәрде соңгы елларда Агыйдел елгасында да күренә. Тау елгаларының күбесендә кызылбалык йөри. Барлыгы район территориясендә 60 төр имезүчеләр һәм 190-нан артык кошлар төре (шуларның 55 төре - сунар кошлары) яшәй.

Remove ads

Демография

Подробнее 1 гый 2018, 1 гый 2019 ...

2010 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча районда (Ишембай белән бергә санаганда), руслар – 42,2%, башкортлар – 41,5%, татарлар – 12,3%, чуашлар – 1,8%, украиннар – 0,9% тәшкил итә, районда шулай ук 50-дән артын башка милләт вәкилләре яши.

Районда татар авыллары шактый: Түбән авыл яки Әрмет , Үрге Әрмет (Верхне-Арметево), Әрметрәхим, Янурыс, Кыявык, Көзән һ.б. Татар авылларында татар теленең тепекәй сөйләше урын алган.

Танылган шәхесләр

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads