Салават Кәримов (1960)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Салават Кәримов (1960)
Remove ads

Бу язучы-журналист турында мәкалә, Советлар Берлеге Каһарманы турында моннан укыгыз.

Кыска фактлар Салават КәримовСалауат Кәримов, Туган телдә исем ...

Салават Кәримов (псевдонимы Салават Кәрим, тулы исеме Салават Гайсә улы Кәримов, баш. Салауат Ғайса улы Кәримов) — язучы, «Башкортостан укытыусыһы» журналы баш мөхәррире — директоры (2007). Башкортстан һәм Россия язучылар берлеге әгъзасы. Россия табигать фәннәре академиясе профессоры (2014).

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1960 елның 3 гыйнварында БАССР Ишембай районы Гомәр авылында туган. Ишембай нефть техникумын (1980), Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1988), БР президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә институтын (2002) тәмамлаган. 1980-1982 елларда Курск шәһәрендә элемтәче булып хәрби хезмәтен үти.

Thumb
Сергей Молчанов[1] (с), Салават Кәримовка (у) бүләк тапшыра
Thumb
«Күңел җылысы» китабы (2010)
Remove ads

Хезмәт юлы

Remove ads

Иҗаты

Мәктәптә укыган елларында ук мәкаләләре, шигырь-хикәяләре «Башкортостан пионеры» (хәзерге «Йәншишмә»), «Пионер» (хәзерге «Аманат») журналларында басыла. Ишембайда укыганда «Восход» газетасы (Ишембай районы) мөхәрририяте оештырган «Эзләнү» исемле яшь хәбәрчеләр мәктәбендә иҗат белән шөгыльләнә. «Молодая гвардия» газетасында (Курск өлкәсе) солдат тормышын яктырткан хәбәрләре басылып тора. «Ильич юлы» газетасы (Күмертау) мөхәрририятендә «Куергазы моңнары» әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә. Берләшмә нигезендә, соңрак Күмертау язучылар оешмасы төзелә. Балалар өчен хикәя, әкиятләр иҗат итә. Башкорт телендә «Урман аланында» (1997), «Сәер төш» (2000), «Йолдызкай» (2001), «Җырчы сыерчык» (2006), «Мин укырга яратам» (2008), «Күңел җылысы» (2010) китаплары нәшер ителгән. Хикәяләре рус һәм татар телендә дә («Сабантуй» газетасында) дөнья күрде. Башкорт телендә I сыйныфлар өчен «Туган тел» дәреслегенең авторларыннан берсе. 100 дән артык фәнни хезмәте (дәреслекләр, уку ярдәмлекләре, мәкаләләр, җыентыклар, тәрҗемәләр һ.б.) басылган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2003 ― РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре
  • 2014 ― БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре
  • 2021 ― Салават Юлаев ордены [2]

Чыганаклар

  1. Каләмдәшебезне котлыйбыз. Мәгариф, 2010 ел, 2- сан.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads