Порт-Луи

From Wikipedia, the free encyclopedia

Порт-Луиmap
Remove ads

Порт-Луи́ (Француз телендә: Port-Louis; Пор-Луи дип атала [pɔʁlwi]) — Маврикийның иң эре шәһәре, төп порты һәм башкаласы. Һинд Океаны буенда урнашкан.

Кыска фактлар Порт-Луи, Нигезләнү датасы ...

[3]

Thumb
Кичке Порт-Луи.

Халык саны 156 720 кеше. (2010 ел бәяләмәсе буенча)[6].

Remove ads

Тарихы

1635 елдан бирле шәһәр порт буларак мәгълүм булган. В 1735 елда французлар аны Маврикийның административ үзәге иткәннәр һәм ул Яхшы Өмет борынына баручы француз кораблары өчен әһәмиятле тәэмин итү портына әверелгән. Шәһәр "Порт-Луи" исемен Франция патшасы Людовик XV хөрмәтенә алган. Шәһәрнең беренче губернаторы булып француз дингезчесе Бертран Франсуа Маэ де Лабурдонне булган.

Климаты

Бөтен Маврикий кебек үк, Порт-Луи тропик климатына ия. Яңгырлар фасылы - декабрьдән апрельгә кадәр. Шәһәрдә ел буена зур температуралар аермасы була, июньнән октябрьгә кадәр 19-20 °C диапазонында тирбәлүче урта дәрәҗәләрдән, яңгырлырлы чорда термометр баганасы 30 °C-дан югарырак күтәрелә.

Подробнее Порт-Луи климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Флора

Унтугызынчы гасыр башында Сент-Винсенттан Жан-Батист Бори Порт-Луи урамында күп үсемлекләр булуын билгеләп үткән, шулар арасында Achyranthes aspera, Amaranthus blitum, Amaranthus spinosus,Andropogon contortum, Boerhavia diffusa, Boerhavia erecta, Cassia foetida, Cleome pentaphylla, Cynosurus indicus. Шуңа өстәп утрауда Мексика аргемоны натурализацияләнгән булган, ә йортның төп урамнарына кара агач утыртылган булган.
Натуралист шулай ук Порт-Луида Cassia fistula булуы турында язган, аны урамнарда һәм өй яннарында утыртканнар.

Thumb
Cassia fistula

Халкы

Шәһәр халкы күбесенчә Һиндстаннан XIX гасырда килгән эшчеләр токымыннан тора. Моннан элек утрауда Британиялеләр һәм Французлар тарафыннан XVIII гасырда кертелгән коллар яшәгән. Утрау халкының 75 процентыннан артыгы катнаш килеп чыгышлы һиндлеләр тәшкил итә: Һиндлеләр, Кытайлар, Африканнар һәм Аурупалылар.

Мәшһүр шунда туган һәм яшәүчеләре
  • Вивека Бабаджи
  • Халь Торабулли

Шәһәрдә университет һәм берничә музей бар. Шулай ук Вишну Кчетре Мандир, Шри Җаган Натх Кчетра Мандир, Уманатх Мандир, Хануман Мандир һәм Шив Сагар Мандир бар.

Remove ads

Кардәш шәһәрләр

Шулай ук карагыз

  • Памплемус ботаник бакчасы — Порт-Луи янында урнашкан манзара.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads