Окситан теле

Франция көньягында һәм Испания, Италия җирләрендә таралган тел From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Окситан теле яки провансаль теле (үзатамасы occitan, lenga d'òc) — Франция көньягында һәм Испания, Италия җирләрендә таралган тел. Һинд-аурупа телләренең Роман төркеменә карый, шушы төркемдә каталан теле белән бергә окситан-роман төркемчәсен хасил итә.

Кыска фактлар Үзисем:, Илләр: ...

Гомуми сөйләшүчеләр саны — якынча 2 миллион кеше.

Урта гасырларда окситан телендә бай әдәбият тудырылган. X гасырдан әдәби тел бар. Ул шулай ук канун чыгару һәм мәхкәмәләр өлкәсендә еш кулланылган. Бөек француз инкыйлабыннан соң Франциядә милли телләрне кысрыклау сәясәте башлана, окситан теле әкренләп көнкүреш аралашу теленә әйләнә.

Окситан теле географик яктан 3 диалектка бүленә:

  • төньяк окситан диалекты;
  • урта окситан диалекты;
  • гаскон диалекты;
Remove ads

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads