Роман телләре

From Wikipedia, the free encyclopedia

Роман телләре
Remove ads

Роман телләре (лат. Roma «Рим») — һинд-аурупа телләр гаиләсенең италий телләре төркеменә кергән телләр һәм диалектлар төркеме. Генетик яктан роман телләренең «атасы» — латин теле. Роман сүзе исә латин телендәге romanus (римлы) сүзенә тоташа. Роман телләрендә сөйләшүче халыкларны роман халыклары дип атыйлар.

Thumb
Европада роман телләре

Роман телләрен, аларның килеп чыгышын, үсешен, классификациясен һәм башка аспектларын өйрәнүче фәнне романистика дип атыйлар (ул лингвистиканың бер өлеше).

Итальян, испан, молдав, португал, ретороман, румын, каталан һәм француз телләре төрле дәүләтләрдә рәсми телләр статусын йөртәләр.

Remove ads

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads