Разеньяй бәрелеше

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Разеньяй бәрелеше1941 елның 23 — 25 июньнәрдә Шяуляйдан көньяк-көнбатышрак районында узган Балтыйк буе стратегик саклану операциясе кысаларында үткәрелгән совет фронтына каршы һөҗүмнең атамасы.

Кыска фактлар Дата, Урын ...
Remove ads

1941 елның 22 июненә хәл

Thumb

Алмания

1941 елның 22 июньдә ССРБ чикләре буенда өч алман армиясе төркеме (181 төмән, шул исәптән 19 танк төмәне, 14 моторлаштырылган төмән һәм 18 бригада) һәм өч һава флоты булган.

500 километрлы ГолдапВлодава сызыгында Федор фон Бок җитәкчелеге астында армияләрнең «Үзәк» төркеме (50 алман төмәне, 2 алман бригадасы, 2нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан булган. Дивизияләр һәм 9нчы бригада (ком. Адольф Штраус) һәм 4нче кыр (ком. Һанс Гүнтер фон Клюге) армиясе, 2-нче (ком. Һейнц Гудериан) һәм 3нче (ком. Герман Һот) танклар төркеме берләштерелгән булган. Төркемнең бурычы булып флангларда зур көчләре белән һөҗүм иткәч Белорусиядә дошманның гаскәрләрен тар-мар итү торган. Аннан соң, Минскта елгыр[чыганагы?] берләшмәләрен туплагач, тиз генә Смоленск районына чыгарга; шулай итеп, Ленинград районында һәм Балтыйк буенда хәрәкәт итүче дошманның гаскәрләрне бетерү максаты белән "Төньяк" армия төркеме белән үзара йогынты ясау өчен алшартларны булдыру.

ССРБ

1941 елның 22 июньгә чик буендагы хәрби округларда һәм флотларда 3 289 250 солдат һәм офицер, 59 787 орудие һәм миномёт, 12 782 танк (шул исәптән 1475 Т-34 һәм КВ танклары), 10 743 очкыч булган. Өч флотлар эчендә якынча 220 000 кеше, 182 төп класслы кораб (3 линкор, 7 керәйсер, 45 лидер һәм эсминец, 127 су асты көймәсе). Дәүләт чиген саклану чик гаскәрләре үтәгәннәр. Көнбатышыштан һөҗүмне кире кайтару Ленинград, Балтыйк буе аерым, Көнбатыш аерым, Киев аерым һәм Одесса хәрби округларына тапшырылган. Диңгездән аларга Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгез флоты ярдәм итә тиеш булган.

Балтыйк буе хәрби округының (ком. Фёдор Кузнецов) гаскәрләре үз эченә 8нче (ком. Пётр Собенников) һәм 11нче (ком. Василий Морозов) армияләрне алган 27нче армиягә формалаштырылган. Бу частьләр Балтыйк диңгезеннән Литваның көньяк чигенә кадәр 300 километрлы фронтта саклануны тотканнар.

Remove ads

Якларның көчләре

Вермахт

Армияләрнең «Төньяк» төркеме (генерал-фельдмаршал Вильгельм фон Лееб)

  • 18-нче армия (генерал-полковник Георг фон Кюхлер)
    • 26-нчы армия корпусы
      • 291-нче җәяүле гаскәр дивизиясе
      • 61-нче җәяүле гаскәр дивизиясе
      • 217-нче җәяүле гаскәр дивизиясе
    • 1-нче армия корпусы
      • 11-нче җәяүле гаскәр дивизиясе
      • 1-нче җәяүле гаскәр дивизиясе
      • 21-нче җәяүле гаскәр дивизиясе
    • 38-нче армия корпусы
      • 58-нче җәяүле гаскәр дивизиясе
      • 254-нче җәяүле гаскәр дивизиясе
  • 4-нче танклар төркеме (генерал-полковник Эрих Һөпнер)
    • 41-нче моторлаштырылган корпус (танклар гаскәрләре генералы Ганс Георг Рейнгард)
      • 1-нче танклар дивизиясе
Remove ads

Якларның эшләре

Алманнар һөжүмне башлыйлар

Балтыйк буе стратегик саклану операциясе. Балтыйк буе стратегия саклану операциясе башланды. Фёдор Кузнецовның Төньяк-Көнбатыш фронты һәм Балтик флоты көчләренең өлеше, 1941 елның 22 июньнән 9 июльга хәтле үтте. Стратегик операция эчендә Чик янындагы сугыш Литвадә һәм Латвиядә һәм Шяуляй юнәлешендә каршы һөҗүм үткәрелгән (картаны карагыз — Боевые действия на северо-западном, западном и юго-западном направлениях. 22 июня — 9 июля 1941 г.).

23 июньне 4-нче танк төркеме һөжүмне дәвам итте.

Нәтиҗәләр

Сылтамалар

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads