Раил Сәлахетдинов

көрәшче From Wikipedia, the free encyclopedia

Раил Сәлахетдинов
Remove ads

Раил Сәлахетдинов, Раил Ринат улы Сәлахетдинов (Раиль Ринатович Салахутдинов; 1999 елның 30 июле, РФ, Чиләбе өлкәсе, Чиләбе) ― спортчы (көрәшче), көрәш буенча ике тапкыр дөнья чесмпионы (2022, 2023), ике тапкыр Татарстан, Россия чемпионы, дүрт мәртәбә Муса Җәлил турниры җиңүчесе. Россиянең спорт мастеры (2021).

Кыска фактлар Раил Сәлахетдинов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1999 елның 30 июлендә Чиләбедә туган. Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә үскән. Әтисе Ринат заводта сакчы, әнисе Эльвира балалар бакчасында эшли. Ике сеңлесе бар[2] Нократ Аланының 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыган. Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтына укырга кергән, магистратураның II курсына күчкән (2025)[3].

Спорт

Көрәш белән 13 яшьтән мавыга. Башта келәмгә үзе дә көрәшче, күп тапкырлар төрле ярышларда чемпион һәм Сабан туйларында батыр калган әтисе алып кергән. Даими рәвештә Нократ Аланыннан Кукмара районының Олыяз авылына хәтле тренировкага йөрткән. Якын тирәдә оештырылган Сабан туйларының берсеннән дә калмый[2].

Беренче тренеры ― Кукмара районы тренеры Илсур Туфан улы Нәҗмиев (Олыяз авылыннан). Бүгенге остазы ― Казанның Идел буе районы буенча баш тренер Россиянең спорт мастеры Җәүдәт Габделхак улы Хөсәенов[4].

Тренировкага дүшәмбедән җомгага хәтле көн саен йөри. Җитди җәрәхәт алу сәбәпле, аягына операция ясатып, бер ел тәнәфес ясарга туры килгән[2].

Идел буе-Вахитов районы, Лаеш районы командалары өчен көрәшә. 85, 90 кг үлчәү авырлыгында көрәшкән. 2025 елда 100 кг үлчәү авырлыгында көрәшә.

Remove ads

Уңышлары

  • 2017 ― Көрәш буенча Россия чемпионаты ― 3нче урын (Пермь)[5]
  • 2018 ― Көрәш буенча Татарстан чемпионаты ― 2нче урын
  • 2019 ― спорт мастерлыгына кандидат
  • 2019 ― Көрәш буенча Казан Кубогы ― 90 кг үлчәү авырлыгында шәхси беренчелектә җиңүче (Казан, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге)[6]
  • 2021 ― Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә 58нче көрәш бәйгесе ― 85 кг үлчәү авырлыгында җиңүче [7]
  • 2021 ― көрәш буенча спорт мастеры квалификациясен үтәгән
  • 2021 ― Кукмара районы Сабан туеның баш батыры
  • 2022 ― көрәш буенча Дөнья Кубогы ― 90 кг үлчәү авырлыгында 3нче урын[8]
  • 2022 ― ир-атлар арасында Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча 59нчы Бөтенроссия ярышлары ― 90 кг авырлыкта җиңүче[9]
  • 2022 ― Көрәш буенча дөнья чемпионаты ― 85 кг үлчәү авырлыгында җиңүче («Саба Арена» спорт комплексы, Миңгәр Сабан туе) [10]
  • 2023 ― Көрәш буенча Россия чемпионаты ― 90 кг үлчәү авырлыгында җиңүче («Ак Барс» көрәш сарае, Казан)[11]
  • 2023 ― Көрәш буенча дөнья чемпионаты ― 90 кг үлчәү авырлыгында җиңүче [12] [13]
  • 2024 ― көрәштән китеп җәрәхәтләрен төзәткән
  • 2025 ― Данил Галиев истәлегенә Көрәш буенча XXXI республика турниры (Түбән Кама, «Шинник» спорт комплексы) ― 100 кг үлчәү авырлыгында 2нче урын[14]
  • 2025 ― Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча 62нче турнир («Ак Барс» көрәш сарае, Казан) ― 100 кг авырлыкта шәхси беренчелектә җиңүче[15]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2021 ― Көрәш буенча Россиянең спорт мастеры[d] [16]

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads