Пермь
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Пермь (рус. Пермь, коми-перм. Перем, комича Перым) (1940—1957 елларда — Молотов) — Россия шәһәре, Пермь крае үзәге.
Remove ads
Халык саны — 1 041 876 кеше (2016).
Remove ads
География
Урынлаштыру
Пермь Россиянең Европа өлеше көнчыгышында, Кама елгасының ике ярында, Мәскәүдән 1382 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.
Сәгать поясы

Пермь халыкара стандарт буенча Yekaterinburg Time Zone (YEKT) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +6:00 гә тигез.
Климат
Remove ads
Тарих
XVII гасырда бу җирләр Строгановлар сәүдәгәрләрнең биләмәсе булган.
1647 елда хәзерге Пермь урынында Ягошиха пүчинкәсе телгән алына.[7] 1723 елның 4 (15) маенда аның тирәсендә Ягошиха бакыр эретү заводы төзелеше башланган. Бу дата Пермьнең нигезләнү көне булып санала.
1780 елда Ягошиха бакыр эретү заводы Пермь шәһәренә үзәгертеп корыла һәм ул Пермь губернасы үзәге итеп тәгаенләнә.
XIX гасырда Пермь берничә металлургия, кәгазь һәм ут көймәләрне (параход) эшләп чыгаручы заводлар белән, 1860-елларда 20 мең халкы яшәгән эре сәүдә һәм сәнәнгать үзәгенә әверелгән. 1870 елда шәһәрдә опера театры ачылган, ә 1871 елда Россиядә иң беренче фосфор заводы корылган. 1916 елда Пермь дәүләт университеты ачылган.
Россия ватандашлар сугышы башлаганнан соң, Пермь, анда сугыш кирәк-яраклары фабрикалары булганга, һәр ике як өчен мөһим пункт булып киткән. 1918 елның 25 декабрендә Анатолий Пепеляев җитәкчелегендәге Себер Ак Армиясе шәһәрне басып алды. 1919 елның 1 июлендә шәһәр Кызыл Армиясе тарафыннан кире кайтарылган.
Совет дәвере
1930-елларда Пермь бу дәверендә төзелгән авиация, көймәләр төзү, һәм химия заводлары белән эре индустриаль үзәгенә әверелгән. Бөек Ватан сугышы дәверендә, Пермь Советлар Берлегендә артиллерия җитештерүнең бер мөһим үзәге булган.
Remove ads
Эчке бүленеш

- Дзержинский районы
- Индустриаль районы
- Киров районы
- Ленин районы
- Мотовилиха районы
- Орджоникидзе районы
- Свердлов районы
Икътисад
Пермь, халык саны буенча Екатиринбург, Чиләбе һәм Уфадан кечерәк булса да, Урал шәһәрләре арасында иң зур сәнәгый җитештерү күләменә ия.
Пермь крае сәнәгатенең 35% өлеше край үзәгендә урнашкан.[8] Электр энергетикасы, нефть һәм газны эшкәртү, химия, нефтехимия, урман эшкәртү, полиграфия һәм азык-төлек сәнәгатьләре үсеш алганнар.
Транспорт
Пермь Транссебер магистраленең мөһим тимер юл төене булып санала. Биредән Төньяк Уралга, Үзәк Россиягә һәм Ерак Көнчыгышка тимер юл сызыклары баралар. Кама елгасы Пермьне Европа су юллары белән тоташтыра. Бу Ак, Балтыйк, Кара, Азак һәм Каспий диңгезләре портларына йөкләрне яңадан төяүсез ташырга мөмкинлек бирә.
Пермь янында халыкара Большое Савино аэропорты урнашкан.
Remove ads
Мәгариф
Пермь мәгариф үзәге булып санала; фәнни институтарның кайберләре Россия Фәннәр академиясенең Урал филиалына берләштергәннәр.
Пермь берничә югары уку йорты урнашкан: Пермь дәүләт университеты[9], Пермь дәүләт техника университеты, Пермь дәүләт педагогия университеты, Пермь дәүләт табибият акдемиясе, Пермь дәүләт фармацевтика акдемиясе, Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы акдемиясе, Пермь дәүләт сәнгать һәм мәдәният акдемиясе, Пермь дәүләт хореография мәктәбе, Югары икътисад мәктәбенең Пермь филиалы һ.б. Биредә шулай ук өч хәрби уку заведенияләр урнашкан.
Remove ads
Кардәш шәһәрләр[10]
Амневиль, Франция
Луисвилл, Кентукки, АКШ
Оксфорд, Бөекбритания
Дуйсбург, Алмания
Агридженто, Сицилия, Италия
- Партнӗр шәһәрләр
Шәһәрдә туган күренекле шәхесләр
- Әнвәр Гатауллин, хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы.
- Габдулла Гатауллин (Апуш, 1894-?), шагыйрь.
- Елена Бәхтиярова, җырчы.
- Максим Гаетов, йөзүче.
- Мансур Закиров (Мансур Муллаян улы Закиров; 1968–2004), рәссам
- Юныс Ибәтуллин, генерал.
- Равил Исмәгыйлев, рәссам.
- Рөстәм Нугаев, боксчы.
- Егор Рәхимуллин, хоккейчы.
- Роберт Уразгилдиев, балет артисы.
- Әнвәр Фәхретдинов, биюче.
- Ринат Фәхретдинов, бозда биюче.
- Мигъдәт Хәнҗәров, Омск драма театры директоры (1962—1988).
- Айсылу Хәсәнова, опера җырчысы.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads