Рамазан мәчете (Яр Чаллы)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Рамазан мәчете (Яр Чаллы)
Remove ads

«Рамазан» мәчетеЯр Чаллыда Яңа шәһәрдә 2007 елның сентябрендә ачылган мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). Манарасы мәчетнең түбәсендә урнаштырылган мәчетләр төренә керә.
Мәчетнең имамы — Рәфкать хәзрәт (Харрасов)[1].

Кыска фактлар Дәүләт ...
Кыска фактлар

Адресы: Яңа шәһәр, 39 комплекс, 11а (Касыймов бульвары, 17).

Remove ads

Бина

Мәчет өч катлы итеп, кирпечтән төзелгән. Өске катларга тыштан тимер баскыч алып менә. Беренче катында «Хәләл» азык-төлек кибете ачылган.
Мәчетнең намаз уку залы 100 кешегә исәпләнгән.
Мәчет янында 50 кешелек мәдрәсә урнашкан.

Тарих

1997 елда рамазан аенда башланган төзелеш 10 ел буе диндарлардан һәм хәйриячеләрдән кергән акчага бара. 2007 елның сентябрендә төзелеп бетә.

Ачылу

Мәчетне ачу тантанасында Васил Шәйхразыев (Чаллы мэры), Госман Исхакый (мөфти, ТР ДУМ рәисе), Әлфәс хәзрәт Гайфуллин (Чаллы мөхтәсибе), Уел Хөсәенов («Челныводоканал» ЯАҖ генераль директоры), Вәсил Каюмов («КамАЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары) катнашалар.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads