Васил Шәйхразиев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Васил Гаяз (Габтелгаяз) улы Шәйхразиев[1], яки Шәйхразыев[2] (рус. Василь Шайхразиев яки рус. Шайхразиев Василь Гаязович, 3 февраль 1963, Сәет, Минзәлә районы, ТАССР, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — Россия Һәм Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Яр Чаллы шәһәре мэры (2010—2014), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (2014 елдан), Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе (2017 елдан). «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

Гүзәл Гайнанова рәсеме
1963 елның 3 февралендә Татарстан АССР Минзәлә районы (хәзерге Тукай районы) Сәет авылында туган. Әтисе ягыннан бабасы Шәйхрази Арсланов 1942 елда Сталинград янында сугышта һәлак булган[3]. Әтисе Гаяз (Габтелгаяз) иртә вафат булган. Әнисе Саимә балаларын ― Гөлфияне, Василны, Резидәне берүзе укыткан, кеше иткән[4].
«Хокук белеме» белгечлеге буенча Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ЭЭМ югары юридик читтән торып уку мәктәбен тәмамлаган (1990).
1981-1983 елларда Биробиҗан шәһәрендә (Яһүд АӨ) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе КГБ чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үти.
Remove ads
Хезмәт юлы
- 1980-1981 «Автозаводстрой» төзелеш иарәсендә (Яр Чаллы) монтер.
- 1983-1993 ТАССР ЭЭМ Яр Чаллы бүлеге оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәсен җитәкли, милиция капитаны.
- 1993-1995 «Челныбанк» АКБ хокук идарәсе башлыгы.
- 1995-2003 «“Челны” финанс компаниясе» ЧҖШ (Яр Чаллы) директоры.
- 2003-2004 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгы Илдар Халиковның ярдәмчесе.
- 2004-2005 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
- 2006-2010 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
- 2010-2014 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, Яр Чаллы мэры.
- 2014 елның октябрь аеннан Татарстан премьер-министры урынбасары.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1988 ― «Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Кораллы көчләренә 70 ел» медале
- 1991 ― «Мактауга лаек хәрби хезмәт өчен» медале
- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2007 ― «Муниципаль район муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе»
- 2010 ― «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры» IV РФ бәйгесе җиңүчесе.
- 2013 ― «Дуслык» ордены (РФ)
- 2019 ― «Почет» ордены (РФ) ― ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен.[5]
- 2023 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен.[6]
- 2023 ― «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» орден медале (Әстерхан өлкәсе )[7]
- 2024 ― Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы ― Чечен Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында милләтара, дуслык һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм ныгытуга, Чечен Республикасында «Сабантуй» татар милли бәйрәмен үткәрүне югары оештыруга керткән зур өлеше өчен[8].
- 2024 ― «Халыклар дуслыгы» медале (Омск өлкәсе) ― Омск өлкәсе территориясендә яшәүче халыклар арасында дуслык һәм татулыкны ныгыту эшендә актив эшчәнлеге өчен[9].
- 2025 ― Александр Невский ордены[d] (Россия) ― хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[10].
Иҗтимагый эшчәнлеге
- Татарстанның Әтиләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе (2016 елның мартыннан)[11].
- 2017 елның 3 августында Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Милли Шура рәисе итеп сайланды[12][13].
- 2016-2022 елларда ― Татарстан Республикасының Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе җитәкчесе[14].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads