Рамил Рамазанов

юрист From Wikipedia, the free encyclopedia

Рамил Рамазанов
Remove ads

Рамил Рамазанов, Рамил Миргаяз улы Рамазанов (1979 елның 9 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман ) ― юрист, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары – коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы (2015 елдан). Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы Җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасының өлкән укытучысы. Татарстан Республикасының Атказанган юристы (2018). 1нче класслы юстиция киңәшчесе. Юридик фәннәр кандидаты (2022). Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы (2022 елдан).

Кыска фактлар Рамил Рамазанов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1979 елның 9 февралендә Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында туган. Район үзәге урта мәктәбен [1], Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын (2000), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2005) тәмамлаган. 2022 елда юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган. Диссертация темасы: «Җинаять процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү буенча суд эшчәнлеге» (рус. Деятельность суда по обеспечению безопасности участников уголовного процесса)[2].

Remove ads

Хезмәт юлы

1996 елдан 2002 елга кадәр эчке эшләр органнарында хезмәт итә.

2002―2005 елларда ― Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсендә дәүләт салым инспекторы, әйдәп баручы белгеч, бүлек башлыгы урынбасары.

2005―2010 елларда ― ТР Президенты эшләре идарәсендә баш референт, баш киңәшче.

2010 елдан 2013 елга кадәр ― ТР Дәүләт киңәшчесе секретариатының баш киңәшчесе.

2013―2015 елларда ― Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары, 2015 елның февраленнән ― идарә башлыгы урынбасары ― коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы.

Россия дәүләт гадел хөкем университеты[d] Казан филиалы Җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасының өлкән укытучысы[3].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Өйләнгән, өч баласы бар[7].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads