Ранис Газизов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ранис Газизов
Remove ads
Кыска фактлар Ранис Газизов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Биографиясе

Ранис Рәхимҗан улы Газизов (1959-2020) — «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист һәм нашир. 1959 елның 27 маенда Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туа. 1981 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Комсомол оешмасы секретаре булып башлаган хезмәт юлын журналистикада дәвам итә. Буа районының “Байрак”  гәзитендә мөхәррир урынбасары. Аннары эшчәнлеген Казанда — «Татарстан» журналында, «Социалистик Татарстан» газетасында дәвам итә. Ул татар матбугатын күтәргән кеше. Булачак журналистларга осталык дәресе биргән, тәҗрибәсе белән уртаклашкан.

Ранис Газизовның хатыны — Нурания Газизова. Алар «Юлдаш» газетасын бергәләп чыгара башлый, гаилә бизнесы иткәндә иң якын ярдәмчесе була.Нурания һәм Ранис Газизовлар «Юлдаш» газетасын 1992 елда  ачып җибәрәләр. Алар бер кабинетта кара-каршы утырып, газета чыгара башлый. Ранис һәм Нурания исемнәрен берләштереп, «Раннур» нәшрияты ачалар. Аннары «Идел-Пресс» бинасының 11 нче катында берничә кабинет алып, эшне зурайта башлыйлар. Соңрак алар Җиңү паркы ягынадагы офислар үзәгендә урнашып эшләгәннәр.

Ранис Газизов Коръән китабын чыгара. «Татар халык мөнәҗәтләре», «Татар халык бәетләре», «Татар халык әкияләре» китапларын чыгара. Ул  аларны кыйммәтле итеп, затлы итеп чыгара Сүзлекләргә ихтыяҗ зур вакытта сүзлекләр чыгара. Гомәр Саттаровның «Исемнәр исемлеге» китабы да аның нәшриятында кат-кат басылды. «Татар исемнәре ни сөйли?» китабы 50 мең данә тираж белән басылган.

2006 елдан «Гаилә Учагы» журналын нәшир итте. “Казанхимтөзелеш” трестының “Төзүче” гәзите хәбәрчесе була.

Календарьләр, китаплар бастырган.Шул хезмәтләре арасында бик күп дога китаплары, Коръән бар.

2020 елның 2 ноябрендә Ранис Газизов СOVID-19 чиреннән үлгән. «Курган» зиратына җирләнде.

Remove ads

Мактаулы исеме

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Гаиләсе

Тормыш иптәше — Нурания Газизова, ике улы.

Чыганак

https://intertat.tatar/news/culture/03-11-2020/ranis-gazizovny-so-gy-yulga-ozattyk-ul-tatar-matbugatyn-k-t-rg-n-keshe-5783271

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads