Рафаэль Мостафин
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рафаэль Мостафин — күренекле әдип, тәнкыйтьче. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы
Татарстанның Баулы эшчеләр поселогында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетында югары белем ала. Шунда ук аспирантура да тәмамлый. Хезмәт юлын укытучы булып башлый, 1963-1965 елларда – Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе, ә 1965-1968 елларда “Казан утлары” журналының баш мөхәррире була. 1971 елда “Муса Җәлилнең Моабит чоры тормышы һәм иҗаты” дигән темага диссертация яклый. Шул мәсьәләгә карата аның рус һәм татар телләрендә “Эзләнү дәвам итә” (Г.Кашшаф белән бергә), “Муса Җәлил эзләре буйлап”, “Кечкенә Муса турында хикәяләр”, “Өзелгән җыр эзеннән” кебек китаплары басылып чыкты. Аның “Алга барышлый”, “Җаваплылык тойгысы” һ.б. тәнкыйть мәкаләләре җыентыклары, “Диңгез көндәлеге”, “Кабан күле серләре” кебек китаплары да бар.
2011 елның 14 апрелендә озакка сузылган авырудан соң, Казанда вафат булды.
Remove ads
Хезмәтләре, китаплары
- 1972 ел - Диңгез көндәлеге, Казан, ТКН
- 2009 ел - Репрессияләнгән татар әдипләре, Казан, ТКН.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads