Рафаэль Фәссахов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рафаэль Фәссахов, Рафаэль Хәйретдин улы Фәссахов (1939 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Тегермәнлек — 2003 ел, РФ, ТР, Казан) — галим, химия фәннәре докторы (1991), КХТИ профессоры (1992), Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе (1990).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1939 елда Мөслим районының (хәзер Түбән Табын авыл җирлегенә керүче[1]) Тегермәнлек авылында туган. Әтисе Хәйретдин 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. Рафаэль Мөслим районы Яңа Усы җидееллык, Мөслим урта мәктәбен (1956) тәмамлаган. Тормышның авыр елларында мәктәпне ташлап, бер ел күмәк хуҗалыкта эшли, кабат укуга кайтып, урта мәктәпне бишле билгеләренә тәмамлый. Казанга килеп, ике ел төзелештә эшли. Өч ел армиядә хәрби хезмәттә була. «Инженер-химик-технолог» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын «бик яхшы» билгеләргә тәмамлагач (1967), шул институтта азотның органик кушылмаларының химия һәм технология кафедрасында эшкә калдырыла. Химия фәннәре кандидатлыгына (1972), докторлыгына (1991) диссертацияләр яклаган. 1972 елдан — кафедрада ассистент, доцент, 1992 елдан — профессор.
Remove ads
Фәнни-педагогик эшчәнлеге
36 ел КХТИда фәнни, педагогик эшчәнлек алып бара. 130дан артык фәнни хезмәт авторы. Уйлап табуга унлап патент алган [2]. Имидазолның төрләрен чыгаруга[3], кайбер дарулар ясауга зур өлеш кертә. Стәрлетамакның «Авангард» заводында яңа уйлап табылган шартлагыч матдәләрнең технологиясен үзләштерүдә катнаша. Аның җитәкчелегендә 8 кеше химия фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Исеме Татар энциклопедиясенә кертелгән.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Хатыны Луиза. Балалары КХТИ тәмамлаган: кызы Чулпан, химия фәннәре кандидаты, «Казхимпромпроект» институтында, улы Адлер, КХТИ тәмамлагач, юридик белем алган, ТР прокуратурасында эшли.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads