Рафис Могыйнов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Рафис Могыйнов, Рафис Әмерсаяф улы Могыйнов (1948 елның 15 апреле, ТАССР, Сарман районы, Мортышбаш2013 елның 8 июле, Чаллы) — хәрби журналист. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000).

Кыска фактлар Рафис Могыйнов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 15 апрелендә Сарман районы Мортышбаш авылында туган.

Сарман урта мәктәбен, Львов югары хәрби-сәяси училищесының журналистика факультетын тәмамлый.

1967 елдан хәрби хезмәттә. Урта Азия хәрби округында хәрби хәбәрче, аннары дивизия гәҗитенең баш мөхәррире булып хезмәт итә.

Украинада, Алманиядә хезмәт иткәндә, Бөек Ватан сугышында шул илләрдә ятып калган якташларының язмышын ачыклау белән шөгыльләнә.

Аның армиядә хезмәт итүче якташларыбыз турында язган очерклары, зарисовкалары, мәкаләләре, фотоинформацияләре даими рәвештә «Ленинчы» (хәзерге «Сарман», Сарман районы), «Коммунизм таңы» (хәзерге «Минзәлә», Минзәлә), «Октябрь юлы» (Балык Бистәсе), «Ильич юлы» (Биектау), «Ватан юлы» (Башкортстан, Авыргазы районы), «Авыл утлары» (Мөслим), «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан», «Комсомолец Татарии» газеталарында, «Азат хатын», «Чаян» журналларында дөнья күреп торалар. Рафис шигырьләр, җыр текстлары, юморескалар, хикәяләр дә иҗат итә.

Язмалары белән Татарстан басмаларында даими катнаша.

1992 елдан запаска чыга. Чаллыда «Шәһри Чаллы», «Нур» гәҗитләре мөхәрририятендә эшли. ​«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе бүлмәләренең берсендә Рафис Могыйнов Советлар Берлеге каһарманы Илдар Мәннанов музеен булдыра, аның белән очрашулар оештыра.

Гомеренең соңгы елында каты авырды. 2013 елның 8 июль көнне гомере өзелде. Вафатына санаулы гына көннәр калганда аның иҗатына багышланган «Рафис Могыйнов. Библиографик күрсәткеч» дигән китап дөнья күрде. Аны Чаллы үзәк китапханәсе, әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре чыгарган.

Remove ads

Хезмәтләре

  1. «Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге». Казан, ТКН, 2000 ел.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads