Раяз Фасихов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Раяз Фасихов
Remove ads

Раяз Фасихов, Раяз Наил улы Фасихов (Фасыйхов[1]) (Раяз Наилевич Фасихов; 1983 елның 8 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Нөнәгәр) — татар эстрадасы җырчысы, «Татар җыры» конкурсының лауреаты (2008, 2009, 2011-2014). Татарстанның атказанган (2015) һәм халык (2024) артисты[2].

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Раяз Фасихов 1983 елның 8 июлендә Балтач районының Нөнәгәр авылында биш балалы гаиләдә туган. Гаиләдә алар белән Раязның әбисе (Наил абыйның әнисе) тора. Авылга хәзерге вакытта да еш кайта, хуҗалык эшендә булыша, сабантуйларында чыгыш ясый.

« Безнең гаилә һәрвакыт җырга-моңга гашыйк иде. - Без биш бала үстек һәм бишебез дә музыкаль инструментларда (гармун, баян) уйный алабыз. Өч яшьләр тирәсендә әти өй түбәсен төзәткәндә, мин түбәдән егылып төшкәнмен. Әти, аптырап чормадагы иске тальян гармунын тоттырган. Ә үзе транзистордан агылган көйгә эшләп утырган. “Ишетәм, син радиоалгычтагы музыкага ияреп ниндидер бер көй чыгарырга маташып утырасың, – дип искә ала әти. – Мин тиз генә чүкечләрне ташлап, яныңа килдем дә, шуннан гармунга өйрәтә башладым” Шулай башланды. Безнең өйдә әти, өлкән абый һәм мин баянда уйныйбыз. Уйнарга иске мунчада өйрәндек, ә өй – сәхнә, анда уйный белсәң генә керергә мөмкин,– дип искә ала җырчы.
Раяз Фасихов
»

Арча педагогия көллиятендә белем ала, 2008 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый, соңыннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә.

Арча көллиятендә укыган вакытында Раяз Фасихов Марсель Фәйзрахманов җитәкчелегендәге «Арча егетләре» ансамблендә гармунчы була, әз-мәз җырлый да.

Көллиятне тәмамлагач, Айдар Фәйзрахманов аны үз төркеменә чакыра. Анда 3 ел эшләгәннән соң «Барс-Медиа» Раязга сольный проект тәкъдим итә.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Фильмография

  • «Язмыш шуклыгы» фильмында төшә.

Җыентыклары

  • 2009 ел ― «Ярат әле» (беренче җыентыгы).

Гаиләсе

Беренче тапкыр 2000 елда өйләнгән.
Икенче тапкыр 2007 елда өйләнгән. Хатыны Люция. Ике бала үстерәләр: кызы Венера, улы Рамазан[3].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads