Рений

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Рений (лат. Rhenium, Re) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 7 төркем элементы. Тәртип номеры - 75. Стандарт шартларда тыгыз, көмөшсу-ак күчүчән металлдан гыйбарәт.

Подробнее Вольфрам◄Рений / Rhenium (Re) ►Осмий, Атомның үзлекләре ...
Remove ads

Символы

Рений элементының символы — Re (Рений дип укыла).

Исеменең килеп чыгышы

Элементның исеме латинча RhenusГерманиядагы Рейн елгасы исеме белән килеп чыккан.

Тарихы

Ренийның барлыгы охшашлык үзенчәлеге буенча Д. И. Менделеев тарафыннан алдан ук, 1871 елда, әйтеп куелган булган(«тримарганец»)[1], әмма «двимарганец» (инглизсә «dvi-manganese») күпкә ешрак кулланылган[2].

Рений 1925 елда алман химиклары Ида һәм Вальтер Ноддаклар тарафыннан, колумбит минералын спектраль анализ үткәреп тикшерү вакытында[1] Siemens & Halske компаниясе лабораториясендә ачыла.

Ренийның чагыштырмача саф өлгесен 1928 елда гына алырга мөмкин була. 1 г рений алу өчен 600 кг норвег молибденитын эшкәртү таләп ителә.

Рений тотрыклы изотобы билгеле булган соңгы ачылган элемент була. Ренийдан соң ачылган барлык элементларның (ясалма рәвештә алынганнарын да кертеп) тотрыклы изотоплары булмаган.

Дөньяда рений чыгару

2006 елда дөньяда рений табу якынча 40 тонна тәшкил итә. Иң зур җитештерүче — Чили компаниясе Molymet[3]. Рений җитештерү тотрыклы үсә һәм 2008 елда ул 57 тоннага җитә[4].

Куллану

Ренийны куллануны билгеләгән иң мөһим үзенчәлекләре — бик югары эрү ноктасы, химик реагентларга тотрыклылыгы, катализатор активлыгы (монда ул платиноидларга якын).

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads