Осмий

From Wikipedia, the free encyclopedia

Осмий
Remove ads

Осмий (лат. Osmium, Os) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 8 төркем элементы. Тәртип номеры - 76.

Thumb
Осмий металнары структурасы
Подробнее Рений◄Осмий / Osmium (Os) ►Иридий, Атомның үзлекләре ...

Стандарт шартларда булганда, ул зәңгәрсу төстәге металлдан гыйбарәт. Күчмә металл, платина (агалтын) металларына карый. Иридий белән беррәттән, барлык гади матдәләр арасында иң тыгызларыннан. Теоретик исәп-хисапларга караганда, аның тыгызлыгы хәтта иридий белән чагыштырганда да югарырак[1]

Remove ads

Символы

Осмий элементының символы — Os (Осмий дип укыла).

Исеменең килеп чыгышы

Осмийның исеме бор. грек. ὀσμή телендәге «ис» дигәннән килеп чыккан.[2]

Тарихы

Осмий 1803 елда инглиз химигы Смитсон Теннант белән Уильям Х.Уолластондың хезмәттәшлегендә ачыла. Үзара охшаш булган тикшеренүләр француз химиклары Колле-Дескоти, Антуан де Фуркруа һәм Воклен тарафыннан үткәрелә, алар да платина рудасының эреми калган утырымында әлегәчә билгеле булмаган элемент барлыгы турында нәтиҗәгә киләләр. Гипотетик элементка птен исеме бирелә. (πτηνός — канатлы), әмма Теннант тәжрибәсе аның ике элемент катнашмасынанан — иридий һәм осмийдан торуын күрсәтә. Яңа элемент ачылуы Теннанттың Лондон король җәмгыятенә хатында 21 июнь 1804 елда документлаштырылган[3][4].

Ятмалары

Осмийлы иридийларның төп ятмалары Рәсәй (Себер, Урал), АКШ (Аляска, Калифорния), Колумбия, Канада , Көньяк Африка илләре, Тасмания, Австралия дәүләтләрендә тупланган. Казакъстан экспортка саф осмий җибәргән бердәнбер ил булып кала.

Иң зур ятмалар запасы Көньяк-Африка Республикасындагы Бушвельд комплексында[5].

Башка асыл металлар белән бергә тимер метеоритларында очрый. Шулай ук осмий күкерт һәм мышьяк (эрлихманит, осмий лауриты, осарситт) берләшмәләре рәвешендә очрый. Осмийның мәгъдәннәрдәге нисбәте кагыйдә буларак, 1×10−5.

Биологик һәм физиологик роле

Биологик роль уйнамый[6]. Һавада оксидлашып, үтә агулы тетраоксид осмий OsO4 рәвешенә керә, шуңа күрә күзне әчеттерә, өске тын юллары, пневмония, бөер шешүе авыруларына китерә[7].

Шулай ук карагыз

  • Агалтын төркеме металлары

Әдәбият

  • Осмий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар

Сылтамалар

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads