Римма Васильева

Татарстан Республикасы Кайбыч районы татар теле һәм әдәбияты укытучысы From Wikipedia, the free encyclopedia

Римма Васильева
Remove ads

Римма Николаевна Васильева (13.03.1967; Соравыл, хәзерге Кайбыч районы, ТАССР) — Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Тәрбит урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,[1][2] Татар Википедиясе волонтеры.[3]

Thumb
2021 елда Татар Википедиясенең актив кулланучылары булган Әмир әфәнде һәм Римма Васильева ханымны Владимир Медейко һәм Раил Гатауллин бүләклиләр
Remove ads

Биографиясе

Римма Васильева 1967 елның 13 мартында[4][5] Апас районы (хәзерге Кайбыч районы) Соравыл авылында туган.[5]

2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр арасында республика конкурсында җиңүче.[6][1] Римма Васильеваның әлеге проекты укыту-тәрбия эшендә Татар Википедиясен нәтиҗәле файдалануга багышланган.

Укучылары арасында галим, күренекле педагог, Мәскәү шәһәрендә популяр «Умарта» татар теле курсларын оештырган Лилиана Сафина бар.[7][8]

Remove ads

Гаиләсе

Бүгенге көндә гаиләле, ире — Анатолий Васильев, Татарстанның атказанган укытучысы. Аларның 2 баласы, 4 оныгы бар. Кызлары Вероника, уллары Владик.[5]

Бүләк һәм премияләре

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2006 ел[1]
  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2011 ел[3]
  • «ТР мәгарифендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, 2015 ел[1]
  • 2015 елда «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреатын әзерләгән өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты.[3]
  • Татар теле буенча республика олимпиадасы призерын әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2015 ел, 2016 ел, 2017 ел.
  • «Цифрлы гасыр укытучысы» дипломы, 2012,2013,2014[3]
  • «Иң яхшы татар әдәбияты дәресе» республика конкурсында җиңүче дипломы, 2014[1]
  • ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы, 2016 ел[1]
  • Татар теле буенча республика олимпиадасы призерын әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2015 ел, 2016 ел, 2017 ел.
  • «Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты» дипломы 2016 ел, 2017 ел,2021 ел[1]
  • «Ел укытучысы — 2015» конкурсының муниципаль этабында 2 урын өчен «Кайбыч МР Башкарма комитеты» дипломы.[1]
  • «Кеше тәрбияләргә» сыйныф җитәкчеләренең һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабында 2 урын өчен «Кайбыч МР Башкарма комитеты» Грамотасы, 2018 ел[9]
  • «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсында 2 урын алганы өчен «Кайбыч МР Башкарма комитеты» МКУ Грамотасы, 2018, 2021[1]
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты, 2021[1]
  • Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе, 2022 ел.
  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты, 2023 ел.[10]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads