Татар Википедиясе

Википедиянең татар телендәге бүлеге From Wikipedia, the free encyclopedia

Татар Википедиясе
Remove ads

Татар Википедиясе — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк, аның берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел — мәкаләләр язылу телен генә белдерә.

Кыска фактлар Татар ВикипедиясеTatar Wikipediӓse, URL ...
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Remove ads

Статусы

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше. Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла. Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә. Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

Remove ads

Тарихы

Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачыла. Башта ул тулысынча латин әлифбада эшли. 2009 елның языннан башлап, Татар Википедиясе актив рәвештә Кирилл әлифбасын куллана һәм шушы вакыттан зур популярлык яулый башлый. 2009 елның 28 декабренда Татар Википедиясендә 5 меңенче мәкалә языла. 2011 елның 8 июлендә ул 10 000 мәкалә чиген яулый.[2] Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе әзерләгән һәм укытучыларга татар телен өйрәткәндә кулланырга мөмкин булган татар интернет-ресурслары исемлегенә кертелә.[3][4][5] 2015 елдан Татар Википедиясе үзенең популярлыгын арттыра, моны битләрне карау буенча җыелма мәгълүматлар раслый.[6]

2023 елның аперелндә Татар википедиясендә 500 меңенче мәкалә языла.[7]

Remove ads

Хезмәттәшлек

Thumb
2018 елда Викимәктәп укучылары
Thumb
Татар Википедиясенең 19 еллыгы кысыларында Мәрҗани институында очрашу

2017—2018 уку елыннан башлап 2020 елга кадәр, Тимерхан Шәйхетдинов һәм Хабиль Сәхәбиев җитәкчелеге астында Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды һәм Викимедиа җәмгыятенең татар телле катаншучылары төркеме эшчәнлеге чикләрендә «Сәләт ВикиМәктәбе» эшләп килә.[8][9] «Сәләт ВикиМәктәбенең» уку-укыту сессиясе йомгаклау конференциясендә таныклык алган Википедия волонтерлары 8, 9 сыйныф укучылары була. Алар елга ике — язгы, көзге уку-укыту сессияләре оештыра. Уку кысаларында мәкалә язу, вики-конкурслар, вики-проектлар үткәрелә. Финалистларга таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.[8]

2018 елда Татар Википедиясе активистлары катнашында матбугат конференциясе уза.[10] 2018 елның 1 октябренда, татар телле Викимедистлар Фәрхәд Фәткуллин һәм Тимерхан Шайхутдинов Татарстанның беренче президенты, ә хәзер мәдәниятара диалог буенча махсус вәкил һәм Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашалар.[11]

2019 елдан Татнетны үстерү фонды һәм аның партнёрлары үткәрә торган «Белем җәүһәрләре» еллык бәйгесе чикләрендә Татарча Википедияне үстерүгә өлеш керткән алдынгы волонтёрларны тану һәм бүләкләү башлана. Татнетны үстерү фонды белән хезмәттәшлек татар вики-волонтёрлары делегациясенең җитәкчесе Раиль Гатауллин белән очрашуыннан башлана. Церемония ел ахырында Татарстан башкаласында уза һәм төрле Татнет бәйге җиңүчеләрен җыя.[12]

2021 елның 1 июлендә Татар Википедиясе волонтерлары Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышу өчен очрашуга чакырыла. Тел регуляторына татар телен популярлаштыру, аның озак сроклы яшәү сәләте экосистемасын үстерү, бу эштә актив катнашуны стимуллаштыру, татар галимнәренең күренеп торуын һәм аларның фәнни өлешен арттыру мөһимлеге сөйләшенә.[13]

2021 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Википедиядә тарихи контентны популярлаштыру: мөмкинлекләр һәм проблемалар» темасына түгәрәк өстәл уза. Әңгәмәдә Википедиядә тарихи тематиканы популярлаштыру мөмкинлекләре, мәгълүматның дөреслеге һәм чыганакларның абруе проблемалары, Википедиянең рус һәм татар бүлекләрендәге кагыйдәләр карала. Кайбер катнашучылар видеоэлемтә буенча катнаша.[14]

2022 елда Викимедиа проектларының Татарстан контенты белән тулылануы арта. «Татмедиа» дәүләт агентлыгы филиалы «Миллиард. Татар» басмасы белән берлектә Викиҗыентыкка Казан мәчетләре фоторәсемнәрен ирекле файдалануга тапшыру турында килешү ирешелә. Параллель рәвештә Мәрҗани институты белән хезмәттәшлек башлана. 2023 елның маенда Фәрһат Фәткуллин арадашлыгында институт директоры Радик Салихов һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Бәхтияр Измайлов белән килешү төзелә. Институтның рәсми хатында катнашучы Вячеслав Кириллинга Татарстанның мәдәни, тарихи һәм табигый мирас объектларына, шулай ук матди булмаган мирас объектларына керү һәм фотога төшерү өчен һәртөрле ярдәм күрсәтелә башлый.

Remove ads

TATLAT

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2025 елның 16 октябреннән Татар Википедиясендә кириллицадан латинга һәм кирегә автоматик транслитератор эшли башлый. Җәмгыять тырышлыгы нәтиҗәсендә мәкалә исеменнән уң якта төймәгә басып кириил мәкаләләрен латинда, латиннарны кириллда ук мөмкинлеге бар. Гәрчә нәтиҗә әле идеаль булмаса да, механизм тотрыклы, хәзер чыгармалар исемлеген баету өстендә эшләргә мөмкин. 2014 елдан башлап транслитерация өчен конвертер ясарга омтылышлар ясала, әмма уңышка ирешелми кала, мәсәлән, 2014 елда 99%-ка эшләнгән конвертер артык зур күләмдә һәм берничә өлешкә бүлүне таләп иткәнгә расланмый кала.

Латин әлифбасындагы мәкаләләр өчен Татарстан Республикасында татар телен куллану турындагы 24.12.2012 елгы канун кысаларында транслитерация өчен расланган гомуми төрки әлифба кулланыла.

Remove ads

Катнашучылар

Бүгенге көндә Татар Википедиясендә 58 249 катнашучы теркәлгән, алар арасында 95 актив.

Баш бит

Татар Википедиясенең баш битендә, Википедия турында төп мәгълүматлардан тыш, иң сыйфатлы, яхшы итеп бизәлгән һәм чыганаклары күрсәтелгән сайланма һәм яхшы мәкаләләрне күрсәтүче бүлекләр бар.[15]

Шулай ук, көн саен яңартылып торучы сайланган порталларлар исемлеген күреп була. Портал — бер тема белән берләштерелгән күп санлы мәкаләләрне бер урынга туплап, кызыклы итеп кулланучыларга тәкъдим итү формасы.

Википедия мәкаләләрендә сурәтләрнең күпчелеге Wikimedia Commons-та саклана. Википроектлар өчен хезмәт итә торган бу ресурстан иң матур фотосурәтләрне көннең сайланган рәсеме итеп билгеләп, Википедиянең баш битендә урнаштыру гадәте бар.

Баш биттә бу көнне булган тарихи вакыйгалар белән танышырга, ә «Ә сез белгән идегезме?» рубрикасында кызыклы фактларны баетырга була.[15]

Башка Википедияләрдән аермалы буларак 2025 елның октябреннән бу бүлекләр көнгә берничә автоматик рәвештә тапкыр яңарып торалар.

Remove ads

Марафоннар

Вики-Бәйгеләр — Википедиядә катнашуны популярлаштыру максатыннан берәр яки берничә Википедия бүлекләре катнашучылары арасында уздырылган ярышлар. Викиара тәртипләр һәм җирле бәйгеләр кагыйдәсенә тугрылыклы үткәрелә. Викимедиа берләшмәләре яки тышкы партнёрлары тарафыннан булдырыла ала.

Оештыру һәм уздыру өчен концепцияне булдыручы һәм процедураны җитекләүче инициатив төркем, призлар иганәчеләре һәм мәгълүмати партнёрларның табылуы зарур [16]

2019—2023 елларда Татар Википедиясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар теле буенча комиссия, һәм татар телле юзер-төркем бергәләп татарлар, Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыгы турында мәкаләләр язу вики-марафоннары уза. 2024 елдан бу марафоннар Татар Википедиясе волонтерлары ярдәме белән генә уза башлый.

Бәйгеләрен башлату фикере Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгәриф, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов белән вики-мөмкинлекләрне кулланып татар теленең тотрыклы цифрлы чоры киләчәген тәэмин итү юл картасын әзерләүгә багышланган атналык очрашулар барышында 2020 елның 12 октябрь көнендә барлыкка килә. Проект Комиссия җитәкчесе, Татарстан Республикасы парламентының вице-спикеры Марат Әхмәтовның хуплавын ала. Призлар фондын «Сервис-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кертә, мәгълүмати яктырту ягы белән «Татмедиа» медиахолдингы, «Татарстан — Яңа Гасыр» һәм ДТРК «Татарстан» телерадиокомпанияләре ярдәм итәргә килешенә.[17][18]

Ирекле белемнәрне үстерүгә һәркемнең үз өлешен кертә алуыннан файдаланып, конкурслар барышында без партнерлар белән уртак конкурслар проектын эшләнә. Партнерлар бәйгеләре — Википедия эчендә теләсә кайсы кеше яки башка тышкы партнер тарафыннан Википедия волонтерлары белән берлектә булдырылган һәм уздырыла торган вики-бәйгеләр.

Соңгы елларда Татар Википедиясендә ике марафоннан тыш тагын 13 конкурс оештырылган, шуларның 2се партнерлар белән. Конкурста катнашучының шаблоннары һәм Финалистлар таблицасында урын күрсәтү — халык алдында булуга ихтыяҗны каплый (Дан Аллеясы кебек үк). Тематик илче буларак без күрсәтәбез (ФГОСтагы кебек, вики-Африка, төрки марафон, Азия ае яки вики-яз) — мәкаләләр саны үзе дә мөһим.

Бары мәкаләләр генә язучылар өчен партнерлар белән бергә җәйге (Белем җәүһәрләре) һәм кышкы марафоннар (МинБезТатар) оештырылып килә. Беренче марафон Татнетны үстерү фонды, икенче марафон «Татмедиа» медиахолдингы проекты — «Миллиард татар» белән берлектә оештырыла.

Remove ads

Акыллы төбәк

«Акыллы төбәк» проектын — субъектларның барлык катлауларын алар өчен кызыклы юнәлешләр буенча Вики-мохиткә кертемнәрен җәлеп итү проекты. Кешеләр үзләренә әһәмиятле темаларны башкаларга таныта, төбәкнең региональ үсешнә файда китерә, шул ук арада соңгының бүгенге көнге халыкара танылуы дәрәҗәсен һәм икътисади активлыгын иң алдынгы илләр дәрәҗәсендәгенә күтәрергә ярдәм итә ала. Проектны гамәлгә ашыруның башлангыч этабы буларак ТатВП-ның барлык катнашучылары белән берлектә әһәмиятлелек критериенең яңа кагыйдәсен кабул итү була. Проект кысаларында, Татарстанның Кайбыч районыннан бер төркем активистлар «Вики-Кайбыч» исемле үзләренең район вики-клубын оештыралар, һәм шуңа күрә проектны Кайбыч районы турында вики-муниципаль проекттан гамәлгә ашыра башлыйлар. Хәзерге вакытта «Акыллы төбәк: Кайбыч районы» проектын тормышка ашыру кысаларында Кайбыч районының төрле феноменнары турында 500-дән артык мәкалә язылган.

Remove ads

Бүләкләр

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[19].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[20].

Статистика

Thumb
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 580 192 мәкалә бар, 6908 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат 2016 елның 22 март көнендә архивланган һәм тулы таблица 2017 елның 4 декабрь көнендә архивланган.

Чагыштырма статистика

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Подробнее №, Код ...
Подробнее №, Код ...

Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

2025 елның 18 декабренә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[21]:

  • торак пунктлар — 419 943 мәкалә,
  • астрономия — 44 643 мәкалә,
  • елгалар — 23 429 мәкалә,
  • шәхесләр — 17 430 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • һинд дине — 1 933
Remove ads

Кызыклы фактлар

Thumb
Tatar.info проектының эмблемасы
  • Татар Википедиясе исемен башка проект та йөрткән. 2008 елда ачылган Tatar.info — «Татар тормышының көзгесе» (рус. Tatar.info —«Зеркало татарской жизни») проекты шулай ук wiki технологиясе буенча эшләгән һәм массакүләм мәгълүмат чараларында «Татар Википедиясе» (рус. Татарская Википедия) дип йөртелгән[22][23]. Ул энциклопедиядәге мәкаләләр татар халкына бәйле темаларга гына язылган. Теркәлгән һәркем мәкаләләрне үзгәртә алган. Хәзерге вакытта проект эшләми.
  • Татар Википедиясенә керүче халыкның (2019 мае) 72,5 % гына Россиядән, 4,6 % Норвегиядән, 2,7 % АКШтан[24], үзгәртүләр кертүгә килгәндә — 86,3 % Россия, 4,0 % Украинадан ясала[25].
  • Татар Википедиясенең беренче идарәчесе (User:Untifler) шулай ук Чуаш һәм Башкорт Википедияләре ачуында да актив катнаша һәм аларда да беренче идарәче була.
  • Татар Википедиясе волонтеры Фәрһад Фәткуллинга 2018 елда ел Викимедиячесе исеме бирелә.[8][26]
Remove ads

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads