Ринат Билалетдинов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ринат Билалетдинов
Remove ads

Ринат Билалетдинов (1957 елның 17 августында Мәскәүдә туа) – совет һәм Россия футболчысы, тренер. СССРның спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры.

Кыска фактлар Ринат Билалетдинов, Туган телдә исем ...

Ринат Сәяр улы Билалетдинов Мәскәүдә, Түбән Новгород татарлары гаиләсендә дөньяга килгән. «Туган як» гәзите хәбәр иткәнчә, аның нәсел тамырлары Суыксу һәм Краснай авылларына барып тоташа.[1]

Remove ads

Хезмәт юлы

Уенчы буларак карьерасы: футболда тәүге адымнарын «Союз» авиация заводының спорт клубында башлый. Ил футболында уенчы буларак карьерасы «Спартак» (Кострома), «Локомотив» (Мәскәү), «Шинник» (Ярославль), «Орехово» (Мәскәү өлкәсе) командалары белән бәйләнгән. 1993-1995 елларда Чехиянең УНЕКС клубында уйный. Тренерлык эшчәнлеге: 1995 елда Мәскәүгә әйләнеп кайта һәм Тренерларның югары мәктәбен тәмамлый. Соңрак «Спартак-2» клубының балалар спорт мәктәбендә тренер булып эшли. 1997 елда икенче лигадагы МИФИның (Мәскәүдәге Россия футбол клубы) баш тренеры итеп билгеләнә. 2004-2010 елларда – «Локомотив»ның (Мәскәү) дубль составының баш тренеры. 2007 елның ноябрь-декабрь айларында «Локомотив»ның төп командасының баш тренеры вазифаларын башкарып ала. 2010 елда Билалетдинов Россиянең премьер-лигасында уйнаган 30дан артык уенчыны әзерләп биргән өчен Россиянең атказанган тренеры исеменә лаек була. Аның шәкертләре арасында соңрак премьер-лига, беренче дивизион клубларында уйнаучы 3 дистәдән артык футболчы бар. Шуларның берсе – улы Динияр Биләлетдинов. 2014 елның 10 гыйнварыннан Казанның «Рубин» клубын җитәкли, клуб белән килешүе ел ярым вакытка исәпләнгән. Ринат Билалетдинов соңгы елларда футбол эксперты буларак та танылу алды. Аныж кулы астында клуб 2014/15 сезон ахырында 5нче урынга менә һәм Европа Лигасына чыгыш ясау хокукын ала. 2015 елның 15 сентябрендә эштән җибәрелә.

Remove ads

Гаилә хәле

Хатыны – Әдилә Абделәхәт кызы белән 1983 елда өйләнешәләр, өч ул үстерәләр – Марат, Динияр, Данил.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads