Ринат Закиров
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ринат Закиров (Ринат Зиннур улы Закиров, 1 август 1948 (76 яшь), Нарат-Елга, Чистай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982), педагогия фәннәре нәмзәте, тарих фәннәре докторы. 1972-1980 елларда БЛКЯБның Татар өлкә кәмититендә, 1980-1988 елларда СБКФнең Татар өлкә кәмититенең агитация-пропаганда бүлеге мөдире урынбасары. 1988-1991 елларда В.И.Ленин исемендәге Үзәк музейның Казан филиалы директоры, 1991-2017[1] елларда «Казан» шәһәр мәдәни үзәге директоры. 2002—2020 елларда — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе[2]. Татарстан Дәүләт шурасының 3 нче, 4 нче һәм 5 нче чакырылышлары депутаты.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан)
- «Россия халыклары мирасына керткән хезмәте өчен» медале
- 2018 — «Дуслык» ордены (Татарстан) — «татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, милләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен»[3][4].
Гаиләсе
Хатыны Рузия Мотыйгуллина, Камал театры актрисасы, РФ атказанган артисты (2001).
- Кызы Чулпан Закирова, «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads