Рузия Мотыйгуллина
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рузия Мотыйгуллина, Рузия Һидиятулла кызы Мотыйгуллина (ире фамилиясе буенча Закирова, 1950 елның 3 марты, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Югары Әлки) — драма артисты, Камал театры (1974 елдан) актрисасы. РФ атказанган (2001), Татарстанның халык (1991) артисты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1950 елның 3 мартында Татарстан АССР Әлки районы Югары Әлки авылында алты балалы җыр-моң сөюче, гармунчы гаиләсендә төпчек бала булып туган. Әтисе Һидиятулла (Идиятулла), әнисе Мәрвия. Апасы Исламия, актриса. Энесе Әсхәт (вафат).
Казан театр укуханәсен тәмамлаган (1974, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халык артисты Марсель Сәлимҗанов курсы). Остазлары — Хәким Сәлимҗанов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллина, Анна Гацулина, Ильтани Илялова. Сабакташлары — Алсу Гайнуллина, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Нариман Гарифуллин, Ләлә Миңнуллина, Дүсил Касыймов, И. Мәсгутов.
1974 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хезмәт итә.
Remove ads
Иҗаты
Лирик пландагы, эчке кичерешләргә гаять бай, үзенең образларындагы һәр мизгелне йөрәге аша уздырып уйный торган артист. Төрле жанрда һәм амплуадагы рольләрне бердәй осталык белән башкара. Көчле тойгыларны, нечкә йөрәк кичерешләрен дөрес һәм ачык итеп тамашачыга җиткерә белә. 40 еллык иҗат гомерендә 60 тан артык спектакльдә берсеннән-берсе матур, характерлы, эчке дөньялары, үз-үзләрен тотышлары белән бер-берсенә капма-каршы булган образлар тудыра[1].
Казан театр укуханәсенең икенче курсында укыганда ук Нәркәс («Нәркәс», Илшат Йомагулов) ролендә уйный. Шәмсегаян («Өч аршын җир», Аяз Гыйләҗев), Зөләйха («Зөләйха», Гаяз Исхакый), Ханума («Ханума», А. Цагарели) рольләрен тамашачы аеруча җылы кабул итә [2].
Remove ads
Башкарган кайбер рольләре
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1984 — ТАССР атказанган артисты
- 1991 — Татарстанның халык артисты
- 2001 — РФ атказанган артисты
- 2010 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (ТР)[3]
- 2020 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале[4]
- 2025 — «Дуслык» ордены (Татарстан) ― театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше , күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[5]
Гаиләсе
Ире Ринат Закиров, тарих фәннәре докторы, БТК башкарма комитеты җитәкчесе (2017 елдан).
Кызы Чулпан, «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты. Кияве Илнар Әхмәтҗанов, көрәш буенча ТР һәм дөнья чемпионы. Оныклары Ясмин, Айша[6].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads