Рифгать Әхмәтьянов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Рифгать Әхмәтьянов
Remove ads

Рифкать Газизҗан улы Әхмәтьянов (Рифгать Әхмәтҗанов) (1933 елның 10 июле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Иглин районы, Турбаслы2018 елның 11 октябре, шунда ук) — татар теленең этимологиясе буенча танылган белгеч, филология фәннәре докторы, профессор.

Кыска фактлар Рифкать Әхмәтьянов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Рифкать Әхмәтҗанов 1933 елның 10 июлендә Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылында туган. Урта мәктәпне Таҗикстанда тәмамлап, Башкортстан дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлеген тәмамлый. Берникадәр Туймазы районының Туктагул урта мәктәбендә укыткач, 1963 елда Казанга күченеп, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына эшкә урнаша (1963-1995).

1970 елда – “Татар теле лексикасының этимологик нигез­ләре” дигән кандидатлык диссертациясен, 1990 елда “Идел-Урал тел берлегендә татар теле” дип аталган докторлык хезмәтен яклый. 1994 елда Татарстан хөкүмәте каршындагы «Ике дәүләт теле турындагы» кануны гамәлгә ашыру буенча комитетының комиссия рәисе урынбасары.[3]

Соңрак кабат Башкортстанга кайтып, 1995-1997 елларда Стәрлетамак педагогия институты, 1997-2010 елларда Бөре дәүләт педагогика институтында профессорлык итә, биредә татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү эшенә нигез сала.

Бүген ул – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инсти­тутының әйдәп баручы фәнни хез­мәткәре.

Р. Әхмәтьяновның 10 монографиясе, 300дән артык фәнни мәкаләсе дөнья күргән.

2018 елның 11 октябрендә Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылында йөрәк өянәгеннән үлгән. Туган авылы зиратында җирләнгән[4]

Remove ads

Хезмәтләре

Remove ads

Кызыклы факт

Рифкать Әхмәтьянов – полиглот галим. Ул татар, чуаш һәм башка төрки телләрдән тыш чирмеш, мукшы, ар, маҗар, фин, гарәп, фарсы, шулай ук инглиз һәм алман телләрен белә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads