Роберт Сәлахиев
шагыйрь From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Роберт Сәлахиев, Роберт Фәссәх улы Сәлахиев (1951 елның 18 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Татар Суыксуы ― 2025 елның 4 июне, шунда ук) ― Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, җырлар авторы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2020).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
«Суыксуның сулары»
Чишмәләрең сагынамын,
Киткән саен, Суыксу.
Ярларыңнан ургып-ургып,
Челтерәп ага көмеш су.
Суларыңнан көч аламын,
Туган авылым Суыксу.
Җиде катлы җир астыннан
Бәреп чыга тәмле су.
Чишмә яры чирәмеңдә
Аунап үстек, Суыксу.
Улагыңнан сусау басып
Эчә идек салкын су.
Читтәгеләр зар булалар,
Суың сагынып, Суыксу.
Җанга рәхәт, тәнгә сихәт
Синдә аккан йомшак су.
Карыймын да сокланамын,
Туган җирем, Суыксу.
Ничә гасыр ярларыңнан
Агып ята терек су.[1]
Роберт Сәлахиев
1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында биш балалы колхозчы гаиләсендә туган[2]. Әтисе Фәррәх (1962 елда 45 яшендә вафат), әнисе Зөләйха. Туган авылында урта мәктәпне, агроном белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын (университет) (1989) тәмамлаган. 1970 елдан Совет Армиясендә хәрби хезмәттә: кранчы буларак, Казакъстан далаларында хәрби аэродромнар төзүдә катнашакан. Озак еллар туган ягында баш агроном булып эшләгән [3].
Remove ads
Иҗаты
Биш китап авторы. 2007 елдан башлап яза. 2011 елда «Офыкларга карап» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә[4]. Аның шигырьләрендә туган туфракка, табигатькә, дөньяга мәхәббәт чагыла. Балалар өчен күп яза. Кайбер лирик шигырьләренә композиторлар Инсаф Хәбибуллин (Тыныч картлык телим, Әле һаман кайгыртасың), Вил Усманов (Ялгыз аккош), Альфред Якшимбетов (Сагынганда, Кайда син), Язилә Галләмова (Сары чәчәк) һ.б. көй язган. Аның сүзләренә язылган җырлар Зөфәр Билалов (Алып калчы, яшьлек), Филүс Каһиров (Кайда син), Илгәрәй (Көтәрсеңме язгы таңда), Шамил Шәемов (Аермаса ак кышлар), Наил Сәлахиев (Моңлы көем идең) кебек танылган җырчылар репертуарында бар. Үзе дә матур җырлый[5]. Аның һәр шигыре туган якка, туган авылга, үзе белән бергә көн күрүче якташларына, дусларына, туганнарына ярату хисе белән сугарылган. Ул табигатьне шул дәрәҗәдә нечкә итеп сурәтли белә, бу матур манзара күз алдына гына килеп калмый, ә, дәвамлы булып, күп вакытка күңелгә сеңеп кала. Бала чагын, яшьлеген сагынуы да, үткән тормышына нәтиҗә-йомгак ясавы да табигый: уртаклашыр тәҗрибәсе бар, укучыга әйтер сүзләре шактый, ләкин ул күңеле белән һаман яшь[6].
Remove ads
Китаплары
- Өмет таңнарым (шигырьләр) / Роберт Сәлахиев. — Казан : Сүз, 2013. — 207 б.; 21. — ISBN 978-5-98356-194-6.
- Йөрәгемдә яшисең (шигырьләр) / Роберт Сәлахиев. — Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2018. — 142, 1 с. : портр. : 17 см.; ISBN 978-5-298-03554-5.
Шәхси тормышы
Гаиләле. Балалары, оныклары (Камилә) бар.
2025 елның 4 июнендә вафат[7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2020 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе ― «Йөрәгемдә яшисең» шигырьләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе [8]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads