Россия медицина фәннәре академиясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Россия медицина фәннәре академиясе (РМФА) — югары фәнни-медицина учреждениесе.
1944 елда Мәскәүдә нигезләнә. РМФАның төп бурычы — сәламәтлекне саклау ихтыяҗлары нигезендә, медицина фәненең тагын да үсүенә булышлык итү өчен, медицина теориясе һәм практикасының төп проблемаларын хәл итү. РМФА составына өч бүлек керә: Медикобиология, Гигиена, микробиология һәм эпидемиология, Клиник медицина. Һәр бүлекнең фәнни-тикшеренү институты бар. Алар медицина фәненең аерым проблемаларын өйрәнәләр. РМФАның югары җитәкче органы — академиянең гамәли һәм шәрәфле әгъзаларының гомуми җыелышы, ул елга кимендә бер мәртәбә чакырыла. Гомуми җыелыш сессияләре арасында академия эше белән 3 елга сайлана торган РМФА Президиумы җитәкчелек итә. РМФА президентлары: 1944—1946 елларда — Н.Н. Бурденко, 1946—1953 еллар — Н.Н.Аничков, 1953елдан — А.Н.Бакулев, 1960елдан — Н.Н.Блохин һ.б. Академия үз журналларын чыгара. Анда медицина өлкәсендәге иң яхшы эшләр өчен премияләр: хирургия буенча — академик Н. Н. Бурденко, офтальмология буенча— академик М.О. Авербах, микробиология, эпидемиология һәм иммунология буенча—шәрәфле академик Н.Ф.Гамалея, вирусология буенча Д.И.Ивановский һ.б. исемендәге һ.б. премияләр тапшыру хокукы каралган.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads