Рязань өлкәсе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рязань өлкәсе́ – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты.
Өлкә үзәге – Рязань шәһәре.
Remove ads
География
Чиктәшлек
Өлкә Ука елгасының урта һәм түбән агымнарда урнашкан, җир өсте — тигезлек. Төньякта Мещёра түбәнлеге (биеклеге 80–130 м), Уканың уңъярында Ука-Тын тигезлеге (иң биек урыны 180 м). Көнбатыш өлеше Уртарус калкулыгы алып тора (иң биек урыны 236 м). Известьташ, балчык, ком, көрән күмер, торф чыганаклары бар.
Климаты уртача континеталь. Гыйнварның уртача температурасы —11°, июльнеке +19°С. Еллык явынар саны 550 мм. Вегетация дәвере 180 көн. Төп елга — Ука вә аның кушылдыклары (Пра, Гусь, Проня, Пара, Мукшы, Ранова, Цна). Мещёра түбәнлегендә Дубовое, Великое, Чёрное, Белое һ.б. күлләре бар. Туфрагы кәсле, сур тусли соры урман туфрагы, каратуфрак. Территориясенең 35% өлеше — урман. Тиен, төке, куян, бүре, кабан, поши яши. Өлкә территориясендә Мещёра милли паркы, Ука тыюлыгы урнашкан.
Remove ads
Халык
- Төп мәкалә: Рязань өлкәсенең халкы
Россияның Госкомстат исәбеннән өлкәнең халык саны 1 135 438 кеше (2015).
- Рус халкы – 1 161,4 мең кеше
- Украин халкы – 12,7 мең кеше
- Мордва халкы – 7,3 мең кеше
- Татар халкы – 5,6 мең кеше
- Әрмән халкы – 4,5 кеше
- Белорус халкы – 3,5 кеше
- Әзербайҗан халкы – 2,9 кеше
- Чегән халкы – 2,2 кеше
- Немец халкы – 1,6 кеше
- Чуаш халкы – 1,3 кеше
- Молдова халкы – 1,1 кеше
Торак пунктлар
|
|
|
Remove ads
Административ бүленеш
Шәһәр округләре
Районнар
Танылган шәхесләр
Татарлар
- Сара Шакулова — татар хатын-кызларыннан беренче математик.
- Гомәр Дәвишев — беренче профессиональ татар режиссеры.
- Сәгъдия Булатова — мөгаллим. Касыймда кыз балалар өчен беренче мәктәп ачучы.
- Әшрәф Синәева — татар театрына нигез салучыларның берсе. «Сәйяр» төркеме актрисасы.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads