Рәдиф Гаташ

татар шагыйре From Wikipedia, the free encyclopedia

Рәдиф Гаташ
Remove ads

Рәдиф Гаташтатар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты.

Кыска фактлар Рәдиф Гаташ, Тугач бирелгән исеме: ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәл

Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин 1941 елның 30 мартында Башкортстан АССРының Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. 1959 елда төбәктәге Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренә барып, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Анда ике ел укыгач, Казанга күчеп, белем алуын Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам иттерә. 1964 елда университетны тәмамлап, ике елга якын Татарстанның Мөслим төбәгендәге Уразмәт авылының урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. Аннан, янә Казанга килеп, әүвәл Татарстан китап нәшриятында редактор (1966-1967, 1969-1971), соңра «Ялкын» журналында бүлек редакторы (1973-1974) вазифаларын башкара. 1967-1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. 1975 елдан башлап ул — «Казан утлары» журналы редакциясендә поэзия бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

Remove ads

Иҗаты

Рәдиф Гаташ — узган гасырның алтмышынчы еллары башында татар шигърияте мәйданына үзенчәлекле шигъри аһәңе белән чыккан талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның 1966 елда басылган «Гөлләр су сорыйлар» исемле беренче шигъри җыентыгы ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Китап турында Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни кебек тәҗрибәле, олы әдипләр уңай фикерләрен язып чыгалар. Иҗатының беренче чорларында С.Рәмиев, Һ.Такташлардан дәвам итеп килгән традицион шигырь кысаларыннан читкә китмичәрәк язган шагыйрь алга таба ирекле шигырь төрләренә дә еш мөрәҗәгать итә һәм, дөньяны кабул итүдәге романтик индивидуальлеген саклаган хәлдә, татар поэзиясенең бу юнәлешенә дә үзеннән форма һәм ритм яңалыклары кертеп, аны заманча яңгырашлы шигырь үрнәкләре белән баета. («Егерме дүрт йолдыз һәм унҗиде диңгез» циклы, 1965.)

Р.Гаташ җәмәгать эше тәртибендә унике ел буена (1977-1989) Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясенә җитәкчелек итә. Р.Гаташ — 1966 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

1968 елның 29 мартында, 27 яшендә Мәскәүдә өйләнгән. Хатыны Рима (Үзбәкстанның Маргилан шәһәреннән, Разил Вәлиевның хатыны Алиянең бертуган апасы), сәүдә институтында укытучы булган.
улы Салават (1968―2005), авырып вафат булган. Аның хатыны Лилия (немецка кияүгә чыгып, хәзер Германиядә яши)[3].
оныклары Тимур (1993, гаиләле), Арслан (2003)[4]. Германиядә яшиләр[3].

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads