Рәзиф Кәримов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Рәзиф Кәримов
Remove ads

Рәзиф Гали улы Кәримов (1963 елның 4 сентябре, Бикбау авылы, Минзәлә районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Зәй муниципаль районы башлыгы, Зәй шәһәре башлыгы. «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе секретаре[1].

Кыска фактлар Рәзиф Кәримов, Туган ...
Remove ads

Биография

Рәзиф Кәримов 1963 елның 4 сентябрендә Минзәлә районының Бикбау авылында туа[2]. 1986 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1988 елдан 1991 елга каддшр — Яр Чаллы шәһәрендә ТАССРның Тукай районы «Татарстан» совхозының машина ишегалды мөдире, баш инженеры. 1991 елдан «Агроснаб» ҖЧҖ «Кама» агросәнәгать комплексы директоры. 1993—1998 елларда Татарстан Республикасы Тукай районының «Искра» колхозы рәисе. 1998 елдан Тукай районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары. 1999 елдан «Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе» дәүләт учреждениесе башлыгы.

2008—2013 елларда — «Вамин Татарстан» ААҖнең «Чаллы сөт комбинаты» филиалы директоры. 2013 елдан «Просто молоко» ИК ҖЧҖ филиалы «Казан сөт комбинаты» директоры.

2014 елдан 2015 елга кадәр — Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2015 елның сентябрендә Зәй муниципаль районы башлыгы һәм Зәй шәһәре башлыгы итеп сайлана[3].

2020 елның сентябрендә шәһәр һәм район депутатлары советы утырышында Рәзиф Кәримовны Зәй районы башлыгы итеп икенче срокка сайлыйлар[4]. Шәһәр һәм район депутатлары бертавыштан аның кандидатурасы өчен тавыш бирә.

Remove ads

Бүләкләр

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads