Рәис Гыйльфанов (1966)
Кемерово өлкәсе шәһәр округлары башлыгы (Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рәис Гыйльфанов, Рәис Михаил (?) улы Гыйльфанов (Раис Михайлович Гильфанов; 1966 елның 1 сентябре, СССР, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Прокопьевск) ― муниципаль хезмәткәр, Кемерово өлкәсе Краснобродский (2019―2022), Полысаево (2022―2023) шәһәр округлары башлыгы[1].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1966 елның 1 сентябрендә Прокопьевскида туган[1]. Новокузнецкида С. Орджоникидзе исемендәге Себер дәүләт металлургия институтын (1998 елдан СибГИУ[d]) һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград юридик институтын[d] тәмамлаган[2].
Хезмәт юлы
1987―1990 елларда «Прокопьевскуголь» компаниясенең тимер юл бүлекчәсендә эшләгән.
1990 елдан 2007 елга кадәр эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт иткән.
2007―2016 елларда ― Прокопьевск районы[d] башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары, 2016―2018 елларда ― беренче урынбасары.
2019 елдан 2022 елга кадәр Краснобродский районы башлыгы вазыйфасын биләгән.
2022 елның декабрендә, 1993 елдан (29 ел) Полысаево шәһәр башлыгы булган Валерий Зыков вазыйфасыннан киткәннән соң [3], халык депутатлары советының бертавыштан кабул ителгән карары белән 2023 елның 13 гыйнварыннан Полысаево шәһәр округы башлыгы итеп сайланган[4].
2023 елның 31 августында, «сәламәтлеге какшау сәбәпле», үз ихтыяры белән шәһәр округы башлыгы вазыйфасыннан киткән[1].
Remove ads
Тоткарлану
2023 елның 12 сентябрендә, вазыйфаи зат буларак, җинаятьчел эшчәнлектә (зур суммада ришвәт алуда (РФ Җинаять Кодексының 290 маддәсе 6 өлеше) һәм шулай ук зур күләмдә мошенниклык кылуда (РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 3 өлеше)) гаепләнеп, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Кемерово өлкәсе — Кузбасс буенча УФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Тикшерү версиясе буенча, ул Краснобродский шәһәр округы башлыгы постында эшләгәндә үк җинаятьләр кыла башлаган[2]. Шәһәрнең элеккеге башлыгына зур күләмдә ришвәтчелектә арадашчылык итү маддәсе буенча гаепләү белдерелгән (Җинаять кодексының 291.1 маддәсе 3нче өлеше "б" пункты)[2].
Шәхси тормышы
Прокопьевск районы[d], Верх-Егос[d] авылы «Сәҗдә» мөселман дини оешмасы (мәхәллә) әгъзасы булган[2].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads