Рәми Гарипов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Рәми Гарипов
Remove ads

Рәми Гарипов, Рәми (Рамил)[2] Ягъфәр улы Гарипов (баш. Рәми Ғарипов, Рәми Йәғәфәр улы Ғарипов, 1932 елның 12 феврале, Башкортстан АССР, Салават районы, Аркавыл1977 елның 20 феврале, Уфа) — шагыйрь, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1988), Башкортстанның халык шагыйре (1992). ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1960 елдан)[3].

Кыска фактлар Рәми ГариповРәми Ғарипов, Туган телдә исем ...

Уфа мөселман зыяратында җирләнде.

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1932 елның 12 февралендә Башкортстан АССРның Салават районы Аркавыл авылында туа. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач (1946 елда), Уфадагы С. Кудаш исемендәге 9нчы интернат - мәктәптә укый. 1950 елда Мәскәүдә әдәбият институтына укырга керә. 1955 елдан Уфада «Совет Башкортстаны» газетасында, китап нәшриятында, «Агыйдел» журналында эшли. 1959 елдан Салават районы «Йөрүзән», «Сарыкамыш» күмәк хуҗалыкларында комсомол сәркатибе һәм «Ленин байрагы» (баш. Ленин байрағы) (хәзерге «Йөрүзән») (баш. Йүрүҙән) район газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфасында. Озак еллар дәвамында «Башкортстан кызы» (баш. «Башҡортостан ҡыҙы») журналында җаваплы сәркатип булып хезмәт итә.

Remove ads

Иҗаты

Рәми (Рамил) Гариповның беренче шигырьләре Аркавыл мәктәбендә укыганда язылган (мәсәлән, «Кечкенә партизан» балладасы).

Интернат-мәктәптә укыганда даими рәвештә «Октябрь», «Совет әдәбияты» журналларын укып, язучыларның яңа әсәрләре белән танышып бара.[4]

Матбугатта чыккан беренче әсәре – 1950 елда «Кызыл таң» газетасында һәм «Әдәби Башкортстан» (баш. «Әҙәби Башҡортостан») журналында басылган «Ленин» дигән шигыре.

1954 елда нәшер ителгән тәүге китабы - «Йөрүзән» исемле шигырьләр җыентыгы (Әдәбият институты өчен диплом эше) матбугатта уңай бәя ала. 1958 елда чыккан «Таш чәчкә» җыентыгына кергән шигырьләреннән яшьлек ялкыны бөркелеп тора, аның поэзиясенә тирән моң, фикер тыгызлыгы хас. Китаптан китапкаСабан тургае җырлары» (1964), «Очу» (1966), «Әманәт» (1969), «Миләш-кәләш» (1974), «Йолдызлы уйлар» (1979), «Умырзая җыры» (1981)) аның шигырьләрендә халыкның тормыш һәм иҗат тәҗрибәсенә нигезләнгән фәлсәфи лирика, халыкчан юмор көчәя. Халык авыз иҗатына, бигрәк тә кобаер өлгесенә мөрәҗәгать итеп, шигырь юлларын халыкчан тасвирлар белән баета.

Тәрҗемә

Тәрҗемә өлкәсендә дәвамлы эшли: А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Һенрих Һейне, Рудаки, Гомәр Хәйям, Коста Хетагуров, Абай, А. Блок, С. Есенин, Рәсүл Хәмзәтов, Иван Франко, Александр Твардовский һ. б. сүз осталарының аерым шигырь өлгеләрен тәрҗемә итә.

Remove ads

«Туган тел»

Мин халкымның чәчкә күңеленнән,
Бал кортыдай энҗе җыямын.
Җыямын да - җанлы энҗеләрдән
Хуш исле бер кәрәз коямын.

Шуңа да мин беләм тел кадерен:
Беркемнән дә телем ким түгел.
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,
Ким күрер тик аны ким күңел!..

Халкым теле миңа - хаклык теле, -
Аннан башка минем илем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк!

Әнкәм теле миңа - чәчән теле,
Аннан башка минем халкым юк,
Йөрәгендә халкы булмаганның
Кеше булырга да хакы юк![5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

Thumb
Язучы Рәми Гарипов кабере. Уфа мөселман зираты
  • Уфадагы бер урамга шагыйрьнең исеме бирелгән.
  • 1990 елда Рәми Гарипов исемендәге премия булдырылган.
  • 1994 елдан республика гимназия-интернаты үзенең күренекле укучысы Рәми Гарипов исемен йөртә.

Әдәбият

  1. «Рами Гарипов. Торю дорогу в будущее» (җыентык, төзүчесе З. Буракаева). Уфа, 2005.

Чыганак

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988.

Сылтамалар

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads