Рәшит Солтангәрәев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рәшит Солтангәрәев (Рәшит Гыймран улы Солтангәрәев, баш. Рәшит Ғимран улы Солтангәрәев) – язучы, С.Юлаев премиясе лауреаты (1978).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1935 елның 25 декабрендә БАССР Күмертау районы (хәзерге Куергазы районы) Таймас авылында туган. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, китапханә мөдире һәм күмәк хуҗалыкта комсомол оешмасы сәркатибе була. Уфада дәүләт университетын тәмамлаганнан соң (1958), республиканың радио һәм телевидение студиясендә мөхәррир (1959-1965) булып эшли. «Совет Башҡортостаны» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире (1965-1970) була. 1970 елда БАССР язучылар берлеге тәкъдиме белән «Уфанефть» идарәсенә эшкә китә. 1978 елдан ул «Агыйдел» журналында баш мөхәррир урынбасары, бүлек мөдире. 1973 — 1975 елларда Мәскәүдә югары әдәбият курсларында укый.
Remove ads
Иҗаты
Рәшит Солтангәрәев иҗат белән мәктәптә укыганда шөгыльләнә башлый. Беренче хикәяләре студент чагында (1957) дөнья күрә. 20 китап авторы. 3 китабы рус телендә чыккан. «Теге дөнья, бу дөнья» исемле сәхнә әсәре Стәрлетамак драма театрында куелды. Аерым әсәрләре казакъ, украин, татар, кыргыз, чуаш, каракалпак, якут, ненец һ. б. телләрдә басылды. «Кыямәтлек кияү» хикәясе буенча «Казахфильм» студиясе нәфис фильм төшерде. «Туган йорт» (1967), «Ак тирәкләр» (1971), «Чәчкәләр бүләк итегез» (1974), «Җылы яңгыр» (1976), «Нефтьчеләр юлыннан» (1977), «Умырзая» (1980), «Тау» (1981), «Безнең дус» (1984), «Туган якка кайту» (1985), «Без яшәгән җир» (1988), «Язмыш» (1991), «Очты бөркет» (1992), «Җир һәм җыр» (1998) китаплары басылды.[1]
«Татар белән башкорт» хикәясе татар телендә «Казан утлары» журналының 2023 елгы март санында (132-159нчы битләрдә) басылган.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- С. Юлаев исемендәге премия (1978) – «Җылы яңгыр» (1976) һәм «Нефтьчеләр юлыннан» (1977) китаплары өчен.
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1971)
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар
- башка чыганаклар
- Туган тел сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.(башк.)
- Китап-Уфа сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads