Тәтешле районы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тәтешле районыmap
Remove ads

Тәтешле районы (рус. Татышлинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Югары Тәтешле авылы.

Кыска фактлар Тәтешле районы, Нигезләнү датасы ...

һәм

Район Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1935 елның 31 гыйнварындагы карары нигезендә төзелә. Бүген ул гомум халкы 25 163 кеше тәшкил иткән 13 авыл Советын берләштерә.

Remove ads

География

Тәтешле муниципаль районы Башкортстанның төньяк өлешендә урнашкан. Аскын, Балтач, Борай һәм Яңавыл районнары белән, Пермь краеның Чернушка һәм Көязе районнары белән чиктәш. Район “аю почмагында” урнашкан диярлек. Район үзәгеннән Уфага кадәр 250 км, Пермьгә – 270км, Ижауга – 220 км, Екатиринбурга – 360 км. Мәйданы 1376 км² тәшкил итә.
Урманнар районның 52 405 га җирен каплый (38%), авыл хуҗалыгы җирләре – 76 387 га, шул исәптән 52 167 га игеннәр.
Район елгаларга бик бай. Тере Танып ага, аның иң зур кушылдыклары Әри һәм Йок.
Районда нефть һәм газ ятмалары бар.

Remove ads

Халык

2010 елгы җанисәпнең нәтиҗәләре буенча башкортлар — 60,1%, арлар — 21,5%, татарлар — 14,9%, руслар — 1,9%, марилар — 1,3%, башка милләтләр — 0,3%.

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 62,8%, ар теле — 21,1%, башкорт теле — 11,5%, рус теле — 3,1%, мари теле — 1,2%.[2]

Хәзер мең кешегә исәпләгәндә, уртача 14,4 бала туа.

Демография

Подробнее 1 гый 2018, 1 гый 2019 ...

Танылган шәхесләр

Remove ads

Икътисад

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы – районның төп икътисади тармагы. Иң табышлы тармак – терлекчелек. Районда 28 сөт-товар фермасы эшли. Шуларның 5есе – нәселле эре мөгезле терлекләрне үрчетү белән шөгыльләнә. 18 ат фермасы, 12 ферма бозау һәм таналарны ит өчен үстерә. Авыл хуҗалыгында 38% эчке продукт җитештерелә. 1,4 мең кеше эшли (эре хуҗалыклар). 2010 елда тулаем продукт 1473 млн сумга тиң булган. Продукциянең 51,6% шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән. Зур хуҗалыкларга 47% туры килә. Фермер хуҗалыкларыныкы 1%ка да тулмый.
Авыл хуҗалыгына субсидияләр күләме 2010 елда 100 млн сумнан ашып киткән.[22]

Сәнәгать

Районда урнашкан сәнәгать предпприятиеләре 2010 елда 1 118,2 млн сумлык товар җитештергән. Иң зур өлеш нефть тармагына карый (70%), азык-төлек сәнәгатенә 26,6% туры килә.
Тәтешле май заводы үз продукциясен Уфада, Нефтекамада, Яңавылда сата. Сәнәгатьтә 566 кеше эш белән тәэмин ителгән.

Remove ads

Транспорт

Тәтешле районын БорайИске БалтачКөязе автоюлы кисеп чыга. Юлларның 90%ы – каты өслекле.

Мәгариф

2010/11 уку елында гомуми белем бирү учреждениеләрендә 3204 укучы белем ала, 992 нәни балалар бакчаларында тәрбияләнә. 15 урта мәктәп, 10 филиал, 1 төп мәктәп. Районның өч мәктәбе инновацион программаларны актив тормышка ашыручы гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җиңүче дип табылды. Унсигез педагог “Белем бирү учреждениеләренең иң яхшы укытучысы” конкурсында җиңү яулады.
№151 һөнәри училище яшьләрне 5 һөнәргә өйрәтә (авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист, умартачы, аш-су остасы, кондитер, автомеханик).
Вузларда 675 студент укый.

Remove ads

Матбугат

Район газетасы ике телдә чыгарыла: “Тәтешле хәбәрләре” (татарча), “Татышлинский вестник” (русча)(үле сылтама).

Айга ике тапкыр башк. «Аҡ тирмә» кушымта - гәҗите чыга.

Арча республика газетасы “Ошмес” нәшер ителә.

Әдәбият

  1. Клара Байгазина. «Записки краеведа». ГУП «Татышлинская районная типография РБ», 2004[23].

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads