Салават епархиясе
РПЧ епархиясе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Салават епархиясе (рус. Салава́тская епа́рхия, баш. Салауат епархияһы) — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархлыгы) Башкортстан Республикасының Ишембай, Мәләвез, Салават, Күмертау шәһәрләре; Әлшәй, Авыргазы, Бишбүләк, Дәүләкән, Зиянчура, Ишембай, Күгәрчен, Кушнаренко, Куергазы, Мәләвез, Миякә, Стәрлебаш, Фёдоровка һәм Чишмә районнары административ чикләрендәге чиркәү-административ берәмлеге (епархиясе)[2]. Башкортстан митрополиясе составына керә.


Remove ads
Тарих
Салават епархиясе Рус православие чиркәве Изге Синодының 2011 елның 27 декабре карары белән Уфа һәм Стәрлетамак епархиясеннән кайбер приходларны аерып чыгару юлы белән оештырыла[3]. Административ яктан Башкортстан митрополиясенә кертелә.
Хәзерге вакытта епархиядә 86 приход исәпләнә, 23 чиркәү-приход мәктәбе, православ хәрби-ватандарлык «Димитрий Донской» клубы эшли.
Епископлар
- Никон (Васюков) (27 декабрь 2011 — 16 март 2012) в. и.
- Николай (Субботин) (2012 елның 16 мартыннан)
Благочиниеләр
- Авыргазы — благочинный иерей Владимир Никитин
- Бишбүләк — иерей Владимир Егармин
- Ишембай — иерей Алексей Терентьев. Изге Троица храмы (Ишембай), Аллаһны тудыручы — Казан храмы (Верхотор), Иоанн—Кронштадтлы храмы (Ишембай), Михаил—Архангел храмы (Җиргән, Мәләвез районы), Космо—Дамиан храмы (Нордовка, Мәләвез районы), Успенье кафедраль соборы (Салават), Изге Николай храмы (Яңа Әптек, Ишембай районы) һ.б.
- Күмертау — протоиерей Сергий Ветров
- Кушнаренко — протоиерей Евгений Ачилов
- Мәләвез — протоиерей Владимир Семавин
- Монастырьлар — иеромонах Зосима (Дмитрий Кондраков)
- Прибельск — протоиерей Андрей Кулемза
- Раевка — протоиерей Петр Форманюк
- Чишмә — протоиерей Владимир Жданов[4]
Епархия эшләре идарәчесе - иерей Вячеслав Смольников.
Епархия канцеляриясе мөдире - протоиерей Сергий Завьялов.
Салават епархиясе храмнары
- Изге Троица храмы (Ишембай)
- Аллаһ Анасы — Казан храмы (Верхотор)
- Николай храмы (Шафран, Әлшәй районы)
- «Көтелмәгән Шатлык» Аллаһ Анасы иконасы храмы (Талбазы)
- Покров храмы (Дедово, Федоровка районы)
- Покров храмы (Дедово)
Монастырьлар
- Марфа-Мария монастыре (Ира) (хатын-кызлар өчен; Ира авылы, Күмертау шәһәр округы)
- Покров монастыре (Дедово) (ир-атлар өчен; Дедово авылы, Фёдоровка районы)
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads