Салават (шәһәр)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Салават (шәһәр)map
Remove ads

Салава́т (баш. Салауа́т) – Башкортстан республикасындагы шәһәр. Башкортстанның мөһим сәнәгать үзәге.

Кыска фактлар Салават, Нигезләнү датасы ...

2000 елларда 157 000 кеше[5]. 2018 елда152 300 кеше. 2024 елның 1 гыйнварына ― 146 600 кеше[6].

Remove ads

География

Салават Башкортстанның көньягында, Агыйделнең сул як ярында урнашкан. Агыйдел буенда 5,5 км арага сузылган. Уфага кадәр 178 км юл. Шәһәр эчендә УфаЫрынбур сызыгындагы тимер юл станциясе, автовокзал урнашкан. Ишембай һәм Стәрлетамак белән көчле агломерация тәшкил итәләр.

Подробнее Салаваттан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...
Remove ads

Тарихи мәгълүмат

Салават шәһәре урынында Аллагуат дигән зур татар авылы һәм аның «филиал»лары булган: Кече Аллагуат, Әртил Көч (яки Күч), Кудакай, Ирек, Кызыл авыл, Карлыкүл, Юрматы, Куҗак һ.б. (барлыгы 17 авыл). 1917 елны Аллагуат волость үзәге була. Аңарда 2824 кеше яши, милләтләре буенча 97% татарлар.[7]

1948 елны бу урынны СССР Министрлар шурасы булачак 18№ Химзавод өчен сайлый. «Новостройка» атлы төзүчеләр бистәсе пәйда була. Аллагуват заводның санитар зонасына кертелгән, шунлыктан анда яшәүчеләрне хуҗалыкларын ташларга мәҗбүр итеп, бистәгә куалар. Тиз генә шул урынга сәяси матдәләр буенча хөкем ителгәннәрне һәм Алмания, Италия, Румыния, Маҗарстан гаскәрләре әсирләрен китереп ташлыйлар. Барлык тоткыннар саны 25 меңгә җитә. Әсирләргә мәхкәмә һәрберсен 25-әр елга иректән мәхрүм иткән. Аларны 1955 елны Хрущев һәм Аденауэр имзалаган яшерен килешү генә коткарган. Шул ук елны һәммә әсирләр ватанына кайта.

1949 елны ул Ишембайга буйсынулы штп була, 1954 елны мөстәкыйль шәһәр итеп таныла.

Әлеге көнгә Стәрлетамак сәнәгать буыны чикләрендә Ишембай, Салават, Стәрлетамак шәһәрләре барлыкка килгән. Монда өлкә-ара бәйләнешле зур күләмле, куәтле нефтегаз комплексы эшләп килә. Шәһәрләр уртак инженер инфраструктурасы белән бәйләнгән. Бу инфрастуктурага транспорт юл челтәре, су селтәре һәм су киртәләре, шулай ук Ишембайдан Стәрлетамакка таш тоз ташучы, ә аннары эшкәртү өчен Салаватка нефть йөртүче, продуктларны җиткерүче челтәрләр керә. Калалар арасында, бигрәк тә Салават белән Ишембай арасында, мәдәният, торак, эш һәм миграция бәйләнешләре ныклы үсеш алган.

Әле дә шәһәрдә 4 төзәтү колониясе исәпләнә.

Remove ads

Халык

1959[8]1970[9]1979[10]1989[11]2002[12]2010[13]
28 822 113 932 137 237 149 627 158 600 156 095

Мәдәният

Салават дәүләт башкорт театры 1936 елда төзелгән. Ул вакытта ул «Авыргазы татар колхоз-совхоз театры» дип аталган иде.

Матбугат

Салават шәһәрендә 2006 елда «Таң йолдызы» дип исемләнгән татар газетасы чыга башлаган иде. Соңрак исеме «Салават таңнары» дип үзгәртелде һәм ул рәсми теркәлү үтеп эшли башлады.

Танылган шәхесләр

Фотогалерея

Искәрмәләр

Чыганак

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads