Башкортстан митрополиясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Башкортстан митрополиясе
Remove ads

Башкортстан митрополиясе (рус. Башкортостанская митрополия, баш. Башҡортостан митрополияһы)[1]Башкортстан территориясендә Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгына караучы чиркәү-административ берәмлеге (митрополия). Изге Синод карары белән 2011 елның 27 декабрендә булдырылган. Бөре, Нефтекама, Салават һәм Уфа епархияләрен берләштерә.

Кыска фактлар Башкортстан митрополиясе, Чиркәү ...
Thumb
Уфаның кафедраль Аллаһ Анасы туу җәмигы

Митрополия башлыгы — Уфа епархиясе идарәчесе, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон.

Remove ads

Тарих

Митрополия Рус православие чиркәвенең тарихи Уфа һәм Стәрлетамак епархиясе урынына Рус православие чиркәве епархия идарәсенең яңадан төзелә башлаган өч баскычлы структурасы оешуга ярашлы булдырыла.

Епархияләр

Thumb
Башкортстан митрополиясе картасы.
Бөре епархиясезәңгәр төс
Нефтекама епархиясесары төс
Салават епархиясеяшел төс
Уфа епархиясекызыл төс

Бөре епархиясе

Төп мәкалә: Бөре епархиясе

2017 елның 29 июлендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары буенча Уфа, Нефтекама һәм Салават епархияләреннән аерып чыгару юлы белән ясалган.

Территория: Башкортстан Республикасының Баймак, Белорет, Бөре, Учалы шәһәрләре; Әбҗәлил, Архангел, Баймак, Белорет, Бөре, Бөрҗән, Зилаер, Иглин, Караидел, Мишкә, Нуриман, Учалы, Хәйбулла районнары.

Нефтекама епархиясе

Территория: Башкортстан Республикасының Бәләбәй, Дүртөйле, Нефтекама, Октябрьский, Туймазы, Яңавыл шәһәрләре; Аскын, Бакалы, Балтач, Бәләбәй, Балакатай, Благовар, Бүздәк, Борай, Дуван, Дүртөйле, Ярмәкәй, Илеш, Калтасы, Кыйгы, Кызыл Кама, Мәчетле, Салават, Тәтешле, Туймазы, Чакмагыш, Шаран һәм Яңавыл районнары.

Салават епархиясе

Территория: Башкортстан Республикасының Ишембай, Мәләвез, Салават, Күмертау шәһәрләре; Әлшәй, Авыргаз, Бишбүләк, Дәүләкән, Зиянчура, Ишембай, Күгәрчен, Кушнаренко, Куергазы, Мәләвез, Миякә, Стәрлебаш, Фёдоровка һәм Чишмә районнары.

Уфа епархиясе

Төп мәкалә: Уфа епархиясе

Территория: Башкортстан Республикасының Благовещенск, Стәрлетамак, Уфа шәһәрләре; Благовещен, Гафури, Кырмыскалы, Стәрлетамак һәм Уфа районнары.

1990 елдан алып епархияне митрополит Никон (Васюков) җитәкли (башта епископ, архиепископ).

Remove ads

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads