Себер татар теле
себер татарларының милли теле. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә. ЮНЕСКО игълан иткәнчә Рәсәйдәге бетү куркынычы янаган телләргә керә From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Себер татар теле (татар теленең көнчыгыш диалекты, себертатар теле) — себер татарларының туган теле. Күпчелек галимнәр тарафыннан татар теленең көнчыгыш диалекты яки көнчыгыш өч диалектлары төркеме дип санала, кайбер авторлар аерым тел итеп күрсәтергә тырыша.[5][6][7][8]

Татар теленең Себердә таралган бу диалектлары, татар һәм башкорт телләре белән бергә үзара бик якын булган төрки телләрнең бер төркемен тәшкил итәләр. Шул ук вакытта татар теле югалу куркынычы булмаган телләр арасына керсә, башкорт теле дә чагыштырмача стабиль тел булып санала, әмма аңа да карамастан хәвефле булып тора, әмма Идел буе татар теле белән тыгыз бәйле төрки себер татар теле куркыныч астында, бу аның авыл җирлегендә яшәүчеләр арасында гына таралуы белән бәйле.[9]
Remove ads
Кайбер үзенчәлекләре
- ц-лаштыру: пыцак, бырцак;
- [б], [д], [з] тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы: Пыел урашай полса ярар ите.
- гарәп-фарсы алынмаларында "җ"ның "ч"га алышуы (чан < җан).
Диалектлары
- Тубыл-иртеш:
- төмән сөйләше — Төмән;
- тубыл сөйләше — Тубыл, Вагай, Яркәү районнары;
- көнчыгыш тубыл ассөйләше (тугыз-уват) — Вагай;
- саз сөйләше — Тубыл, Уват районнары ;
- тәвриз (курдак, куртак) сөйләше — Омск өлкәсенең Тәвриз, Усть-Ишим, Знаменское районнары;
- тара сөйләше — Омск өлкәсенең Тара, Большеречье, Колосовка районнары.
- Бараба — Новосибирск өлкәсенең Бараба, Куйбышев, Кыштау, Венгерово, Уба, Чан районнары[10].
- Том:
- әүште-чат сөйләше — Томск өлкәсенең Томск районы ;
- калмак сөйләше — Кемерово өлкәсенең Юрга районы;
- ор ассөйләше — Новосибирск өлкәсенең Колыван районы .
Remove ads
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads