Селты районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Селты районы (рус. Селтинский район, удм. Сьӧлта ёрос) — Удмуртиянең көнчыгышында урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Селты авылы.
Remove ads
География
Чиктәшлек
Район җире аша 34 елга ага, иң эресе — Көлмез.
Тарих
Селты районы 1929 елның 15 июльдә Ижау өязенең Копки, Селты һәм Олы Зятцы волостьларның 21 авыл советыннан төзелә. 1932 елда, Яңа мултан районы ликвидация аркаснында, аның өлешләре (11 авыл совет) район состаына ташырыла. Өч ел үткәч, район кечерәя һәм Селты, Ува һәм Олы Зятцы районнарына бүленә. 1963 елда район юкка чыгарыла, ә аның территория Ува авыл районы (рус. Увинский сельский район) һәм Игра сәнәгать районы (рус. Игринский промышленный район) арасында бүленгән. 1965 елда район яңандан барлыкка килә.
Remove ads
Халык
1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[2] |
---|---|---|---|---|
19 918 | 16 887 | 15 050 | 13 335 | 11 367 |
Милли состав: арлар — 57,8 %, руслар — 40,2 % (2002 җанисәбе буенча).
Административ бүленеш
Remove ads
Социаль инфраструктура
Мәгариф системасы үз эченә 10 мәктәп, 11 балалар бакчасын һәм №49 профессиональ укуханәсен ала. Өстәмә белем учреждениелар: балалар сәнгать мәктәбе һәм спорт мәктәбе. Медицина ярдәмен ике хастаханә һәм 17 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 15 мәдәният йорты, 13 китапханә һәм бер музей эшли.
Икътисад
Икътисад нигезе — авыл хуҗалыгы.
Моны да каргыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads