Сент-Люсия

From Wikipedia, the free encyclopedia

Сент-Люсия
Remove ads

Сент-Люсия ул көнчыгыш Кариб диңгезендә Атлантик Океан белән чиктә урнашкан суверен дәүләт. Кече Антилларның өлеше ул Сент-Винсент утравыннан төньяк/төньяк-көнчыгышта, Барбадостан төньяк-көнбатышта һәм Мартиникадан көньякта урнашкан. Ул 617 кв. км җир мәйданын били һәм аның халкы 174 000 (2010). Аның башкаласы Кастри.
Французлар утрауның беренче Европа яшәүчеләре булган. Алар җирле Кариблар белән 1660-ынчы елда килешү төзегәннәр. 1663 елдан 1667 елга кадәр утрау өстеннән контроль Англиягә күчкән. Аннан соңгы елларда, ул Франция белән 14 мәртәбә сугышкан һәм утраулар өстеннән хөкемдарлык еш күчкән (ул җиде мәртәбә Французлар һәм Британиялеләр тарафыннан хөкемдарлык сөрелгән). 1814 елда Британиялеләр утрау өстеннән чишүче контрольне алганнар. Британия һәм Франция контроле арасында еш күченгән өчен Сент-Люсия шулай ук Вест Индиянең Троя Еленасы буларак мәгълүм булган.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...
Remove ads

Вәкилле хөкүмәт 1840 елда барлыкка килгән (гомуми сайлау хокукы 1953 елдан бирле булган). 1958 елдан алып 1962 елга кадәр утрау Вест Индия Федерациясе әгъзасы булган. 1979 елның 22 февраленда, Сент-Люсия Милләтләр Дуслыгының Берләшкән Корольлек белән ассоциацияләнән бәйсез дәүләте була.
Сент-Люсия катышкан юрисдикцияле, бу аның канун системасы граждан хокукы һәм Англия йола канунына нигезләнгәнен аңлата. Сент-Люсиянең Гражданнар Кодексы Түбән Канаданың (Квебекның) 1866 ел Гражданнар Кодексына нигезләнгән булган. Ул шулай ук Франкофония әгъзасы булып тора.

Remove ads

Диннәр

Pew тикшеренү үзәгенең(ингл.) 2009 елга хисабы буенча, христианнар ил халкының 91, 1 % ын (158 мең кеше), шуның эченнән католиклар 61,5 % ын, протестантлар 25,5 % ын, Һинд дине тарафдарлары – 0,3 % ын (510 кеше), мөселманнар ил халкының (170 мең кеше, 2021 елга) 0,1 % ын (150-200 кеше) [30][31] тәшкил итә.

Галерея

Remove ads

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Loading content...
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads