Сергей Миронов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сергей Михаил улы Миронов (рус. Сергей Михайлович Миронов) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Россия Федерация Шурасы рәисе (2001—2011), 5 чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты. «Гадел Россия» фиркасе рәисе (2006—2011).
Пушкин шәһәрендә туа. 410 номерлы урта мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Индустриаль техникумга керә. 1971-1973 елларда хәрби хезмәт үти. 1974 елда Плеханов исемендәге Ленинград таулы институтына керә.
1994 елда Санкт-Петербург парламентына сайлана. 2001 елдан Россия Федерация Шурасын җитәкли.
2011 елда Сергей Миронов «Бердәм Россия»гә карата яңгыраткан сәяси тәнкыйть өчен шактый үзе тәнкыйтьләнә[1]. 18 майда Петербург думасы аны урыныннан ала[2]. Шуннан аның эшчәнлеге актив опозицион булып билгеләнә.
2012 елгы Россия президенты сайлауларында катнаша.
Remove ads
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads