Сиборгий

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Сиборгий (лат. Seaborgium, Sg, элек Уннилгексий, Unnilhexium, Unh, яки эка-вольфрам) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 6 төркем элементы. Тәртип номеры - 106. Әз генә вакыт тора торган радиоактив элемент.

Подробнее Дубний◄Сиборгий / Seaborgium (Sg) ►Борий, Атомның үзлекләре ...
Remove ads

Символы

Сиборгий элементының символы - Sg (Сиборгий дип укыла).

Тарихы

Сиборгий 1974 елда Берклида Калифорния университетындагы Лоуренс исемендәге лабораториядә синтезланган [1]. Яңа элементны алу өчен 249Cf+18O→263106+4n реакциясе кулланыла. Бер үк вакытта, аларга бәйсез рәвештә, Г. Н. Флеров һәм Юрий Оганесян җитәкчелегендә Дубна төркеме кургаш һәм хром кушылган атом-төш реакцияларе нәтиҗәсеендә 106-ынчы элементны синтезлау турында мәглүмат бастырып чыгара [2].

1993 елда IUPAC эшче төркеме Дубнадагы төркем эше тикшеренүләр өчен олы әһәмияткә ия, әмма, Беркли төркеменең эшеннән аермалы буларак, яңа элемент барлыкка килүен җитәрлек ышаныч булдырырлык итеп күрсәтмәде, дип нәтиҗә ясый[3]. Шуңа күрә 1997 елда IUPAC (совет галимнәре "резерфорд" дип атарга ризалыгын белдерүенә карамастан[4]) элементны Беркли физигы Гленн Сиборг хөрмәтенә сиборгий дип атарга карар кабул итә[5]. Сиборг үзе исән чакта элемент аның исеме белән аталган беренче галим була[6].

Remove ads

Билгеле изотоплары

Подробнее Изотоп, Массасы ...

Чыганаклар

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads