Дубний
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Дубний (лат. Dubnium, Db) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 5 төркем элементы. Тәртип номеры - 105.
СССР-да һәм Рәсәйдә 1997 елга кадәр — Менделеевның элементлар таблицасында 105-енче элемент нильсборий(Ns) исеме белән билгеле булган.
Remove ads
Символы
Дубний элементының символы - Db (Дубний дип укыла).
Тарихы
105-енче элемент беренче тапкыр Дубна каласында 1970 елда Г.Н.Флёров төркеме тарафыннан 243</nowiki>Am төшләрен 22</nowiki>Ne[1] ионнары белән бомбага тоту юлы белән алынган.
Берклида (Америка Кушма Штатлары) 249</nowiki>Cf+15Н→260Db+4n[2] реакцияләре шулай ук мөстәкыйль үткәрелеп, ачыш ясалган булган. ИЮПАК-ның эшче төркеме 1993 елда, 105 -енче элементны ачу хөрмәте Дубна белән Беркли төркемнәре арасында бүленергә тиеш дигән нәтиҗәгә килгән[3].
Remove ads
Исеменең килеп чыгышы
Совет тикшеренүчеләре яңа элементны Нильс Бор хөрмәтенә нильсборий (Ns) дип атарга тәкъдим иткән [4], американнар — уранның үзе бүленүен (рус. спонтанное деление) ачкан авторларның берсе Отто Һан хөрмәтенә һаний (Ha)[2]., ИЮПАК комиссиясе 1994 елда Жолио-Кюри хөрмәтенә жолиотий (Jl) дигән исем тәкъдим иткән булган [5]; моңа кадәр элемент рәсми рәвештә грекча саннар исеме белән — уннилпентиум (Unp) дип аталган, ягъни гади 105 саны. Төрле елларда бастырып чыгарылган таблицаларда элементның Ns, На, Jl символларын күрергә була. ИЮПАК-ның 1997 елдагы йомгаклаучы карарына ярашлы, Дубна каласындагы Рәсәй буенча Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институты хөрмәтенә бу элемент дубний исемен алган[6].
Билгеле изотоплары
Remove ads
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads