Симбиоз
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Симбио́з (от грек. συμ- — «бергә» һәм βίος — «яшәү») - табигатьтә «бергәләп» тереклек итүче организмнар. Аларны симбионтлар дип атыйлар.

Мәсәлән, гөмбәләр — ак гөмбә, каен гөмбәсе, усак гөмбәсе һәм башкалар билгеле бер агач янында үсәләр. Бу очраклы түгел. Гөмбәләр белән агачлар арасындагы бу бәйләнеш шуның белән аңлатыла: билгеле бер гөмбәнең гөмбәлеге үсемлекнең тамырын урап ала, хәтта тамыр күзәнәкләре эченә дә үтеп керә; агач тамырлары гөмбәдән — өстәмә су һәм минераль тозлар, ә гөмбә агач тамырларыннан органик матдәләр (хлорофилы булмаганлыктан ул үзе аларны барлыкка китерә алмый) ала.
Remove ads
Хайваннар арасындагы симбиоз мисаллары
Тропик диңгезләрнең зур булмаган тирәнлекләрендә эчәккуышлылар — актинияләр яши. Алар коралл полипларына керә. Башка кораллар белән чагыштырганда, аларның каты скелетлары юк. Тышкы кыяфәтләре зур булмаган цилиндрга охшаш. Югарыгы башындагы кармавычлары таҗга җыела. Калган кораллар кебек үк, актинияләр дә утырып беркетелгән тереклек алып бара. Ләкин еш кына актинияләрнең диңгез төбе буйлап әкрен генә хәрәкәт иткәнен дә күрергә мөмкин. Бу күренеш актиния берәр моллюскның буш кабырчыгына урнашкан очракта була. Кабырчык эчендә ялгыз кысла оя таба, ул үзенең йомшак корсагын шунда яшереп, кабырчык өстендәге актинияне дә әкрен генә «утыртып» бара. Мондый тату яшәү икесе өчен дә уңай: диңгез төбендә йөреп, кысла актиниягә азык табу пространствосын киңәйтә. Азыкның бер өлеше актиниянең чаккыч күзәнәкләре ярдәмендә зарарлана, ләкин актиния аны эләктерә алмый. Ул төпкә утыра һәм кысла өчен табыш була. Ике организм өчен дә файда күренеп тора, ләкин мондый бәйлелек мәҗбүри түгел: кысла да, актиния дә мөстәкыйль рәвештә яши ала.
Губансыманнар семьялыгыннан булган вак балыклар белән эре ерткыч балык — мурена арасындагы үзара мөнәсәбәт тә мәҗбүри түгел, ләкин икесе өчен дә бик уңай. Губаннар арасында чистартучы балыклар бар. Алар эре балыкларны тиреләрендә, саңакларында һәм авыз эчләрендә яшәүче тышкы паразитлардан азат итәләр. Бу чистартучы балыклар һәрвакыт бер урында гына яши. Эре ерткычлар, шул исәптән муреналар да, паразитлардан интегеп, бу балыклар яши торган урыннарга килә һәм хәтта авызларын чистартырга да «рөхсәт итәләр», ә бит әзер азыкны — балыкны — бик тиз йотып җибәреп тә булыр иде.
Ирекле яшәүче организмнарның паразитлары һәрвакыт күп була. Шуңа күрә алар кайвакыт чистарткыч балыклар өчен бердәнбер азык чыганагы булып тора. Губаннар кебек үк вазифа башкаручы креветкалар да билгеле. Балыкларның ваклары да, эреләре дә (шул ук муреналар да), креветкалар күп җыелган урынга килеп, билгеле бер поза алалар — яннарына ятып авызларын ачалар да креветкалар аларны паразитларыннан чистартып бетергәнче көтеп яталар. Паразитлар белән беррәттән, креветкалар үзләренең кыскычлары белән зур балыкларның зарарланган тукымаларын кырып чистарталар.
Умырткалы хайваннар арасында мондый күренеш хәйран киң таралган. Күп кошлар тояклыларның йоны арасындагы паразитлар — талпаннар белән туена. Кошлар, язгы йон кою чорында боланнарның, пошилар, сыерларның кышкы йоннарын йолкып, үзләренә оя ясауда файдалана.
Ике партнер өчен дә мәҗбүри һәм файдалы булган бергә яшәү формасы еш очрый. Моңа иң ачык мисал итеп, гөмбәләр һәм суүсемнәрнең бергә яшәвен күрсәткән лишайникларны китереп була.
Эчәклектә яшәүче түбән төзелешле камчылылар белән термитлар арасындагы симбиоз типик санала. Термитлар үзагач белән туклана, ләкин аларның целлюлозаны эшкәртүче ферментлары юк. Ә камчылылар андый фермент эшләп чыгара һәм клетчатканы шикәрләргә әверелдерәләр. Түбән төзелешле симбионтлардан башка термитлар ачлыктан һәлак була. Ә камчылылар исә эчәклектә уңайлы микроклимат, азык һәм үрчү өчен уңайлы шартлар таба.
Remove ads
Үсемлекләр дөньясында симбиоз
Үзара файдалы мөнәсәбәтләр мисалы булып бүлбе бактерияләре һәм кузаклы үсемлекләр (борчак, фасоль, соя, клевер, люцерна, вика, ак акация, арахис) арасындагы симбиоз тора, һавадан азот үзләштереп, аны аммиакка, ә аннан соң аминокислоталарга әверелдерергә сәләтле булган бу бактерияләр үсемлек тамырларында урнаша. Бу үсемлекләрнең тукымалары үсеп юанаялар һәм бүлбе хасил итәләр. Азот үзләштерүче бактерияләр белән симбиозда булган үсемлекләр, азотка ярлы туфракларда үсеп, туфракны азотка баеталар. Шуның өчен кузаклыларны — клевер, люцерна, виканы — башка культуралар үстерү алдыннан чәчү әйләнешенә кертәләр.
Үсемлекләрдә симбиотик мөнәсәбәтләрнең башка формасы — микориза (гөмбәтамыр)— гөмбәләрнең югары төзелешле үсемлек тамырлары белән бергә яшәве. Каен, нарат, имән, чыршы һәм башка күп кенә үлән тамырларында гөмбәлекләр (мицелий) юан катлам хасил итә. Югары төзелешле үсемлекләрнең тамырында мондый төкләр үсми, ә су һәм минераль матдәләр гөмбә ярдәмендә алына. Гөмбә мицелие хәтта тамыр эченә үтеп керә, партнер үсемлектән углеводлар алып, аны су һәм минераль матдәләр белән тәэмин итә. Агачлар микориза белән яхшырак үсә.
Remove ads
Әрәмтамаклылык
Мөнәсәбәтләрнең киң таралган формаларыннан берсе — бер зат мондый яшәүдән файда ала, ә икенчесе — юк. Ачык океанда эре диңгез хайваннарын — акулаларны, дельфиннарны, ташбакаларны — еш кына зур булмаган балыклар — лоцманнар «озата бара». Лоцманнар бу хайваннарның азык калдыклары, экскрементлары һәм паразитлары белән туена. Эре ерткыч хайваннар янында булу лоцманнарны дошманнарыннан да саклый. Төрләр арасындагы мондый мөнәсәбәтләрне әрәмтамаклылык диләр. Ул төрле формаларда чагыла. Мәсәлән, гиеналар арыслан ашап бетермәгән азык калдыклары белән туена.
Әрәмтамаклылыкның төрләр арасында тыгызрак бәйләнешкә күчү мисалы булып, тропик һәм субтропик диңгезләрдә яшәүче ябышкак балыкларның акулалар һәм китсыманнар белән яшәвен китерергә була. Ябышкак балыкның арка йөзгеченең алгы өлеше имгечкә әйләнгән, аның ярдәмендә балык эре хайванга нык ябыша. Ябышкак балыкларның башкаларга ябышып йөрүенең биологик асылы —аларның хәрәкәтләрен һәм таралып яшәүләрен җиңеләйтүдә. Алар эре балыкларны «такси» итеп файдалана.
Квартирантлык
Еш кына бер төр хайваннар организмы икенче ваграк төрләр өчен сыеныр урын булып хезмәт итә. Үзара мөнәсәбәтләрнең бу формасы квартирантлык дип атала. Голотурияләрнең (Энәтирелеләр тибы, аларны диңгез кыяры дип тә атыйлар) эч куышлыгында күп төрле вак организмнар үзләренә качу урыны тапкан. Балык маймычлары эре медузаларның зонтигы астына яшеренә, ә аның капшавычларында чагучы җепләр бар. Кош ояларында, кимерүчеләр өнендә гаять күп санлы бөҗәкләр һәм талпаннар яши.
Уылдыкны һәм маймычларны саклап калу өчен ышанычлы урын булу зур әһәмияткә ия. Карепроктлар дигән диңгез балыклары уылдыкларын крабның панциры астындагы саңак куышлыгына сала. Бу уылдыклар чиста су белән тәэмин ителү шартларында үсәләр. Төче сулыкларда яшәүче горчакта да шундый җайланма барлыкка килгән. Ул үзенең уылдыгын ике кабырчыклы моллюск — тешсез әкәм-төкәмнәрнең мантия куышлыгына сала.
Олы балыклар да еш кына башка төр хайваннардан яклау эзли. Вак кәкрекойрыклар диңгез керпеләренең озын энәләре арасында озак вакытлар ерткычлардан яшеренеп ята.
Үсемлекләр дә үзләренә яшәү урыны итеп башка төрләрдән файдалана. Мисал итеп, эпифитларны (грекча эпи — өстә; фитон — үсемлек) алырга була. Алар агачларга урнашып үсә. Эпифит булып суүсемнәр, лишайниклар, мүкләр, абагалар һәм чәчәкле үсемлекләр дә торырга мөмкин. Агачлар алар өчен фәкать берегү урыннары гына, ә туклыклы матдәләр һәм минераль тозлар чыганагы түгел. Эпифитлар хуҗа үсемлек чыгарган матдәләр, корыган тукымалар һәм фотосинтез юлы белән туеналар. Россиядә эпифитлар башлыча лишайниклардан һәм кайбер мүкләрдән гыйбарәт.
Remove ads
Чыганаклар
- Н.И.Сонин, "Биология", Казан, «Мәгариф» нәшрияты.
- Мамонтов, Сергей Григорий улы. Биология. Гомуми закончалыклар: 9 сыйныф : гомуми белем мәктәпләре өчен дәреслек / С.Мамонтов .— М. ; Казан : Дрофа : ТаРИХ, 2003 .
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads