Симерү

From Wikipedia, the free encyclopedia

Симерү
Remove ads

Симерү (лат. adipositas — «симерү» һәм лат. obesitas — көр, симез булу) – майның җыелуы, гәүдә авырлыгының май катламы исәбенә зураюы. Хәзерге вакытта симерү хасталау һәм үлүчәнлек рәтенә йогынты ясаучы хроник авыру итеп санала. Симерү авыруы цивилизацияле илләрдә генетик үзгәрешләргә карамый үсә, ягъни нәселдәнлек факторына бәйле булмыйча. Симерүнең үсүе организмда энергиянең сеңдерүе һәм исраф ителүе арасында дисбаланска бәйле.

Thumb
Симерү баскычлары: нормадагы, артык массалы һәм симез кешеләрнең силуэтлары
Кыска фактлар Симерү, Саклык белгечлеге ...

Дөньяда һәр унынчы кеше симерү авыруы белән авырый. 1980 елдан бирле мондый авырулар саны ике мәртәбә арткан. АКШ тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Алар әйтүенчә, симерү белән авыручылар саны ярлы илләрдә аеруча тиз арта бара.

Thumb
симез кыз

Еш кына симерүгә бәйле булган гипертония белән авыручылар саны 1980 елда 600 миллион чамасы булса, ике ел элек бер миллиардка җиткән.[371] Симерү йөрәк-кан тамырлары чирләрен китереп чыгара, шикәр чире, төрле органнарга ташлар утыруга этәрә. Май катламы калын булган кешеләргә операция ясау катлаулана, яралар озак төзәлә, хатын-кызларга йөклелекне кичерү, бала табу кыенрак бирелә. Симезлек аеруча бавырга бәрә. Калифорния университеты галимнәре тикшерүләреннән күренгәнчә, симерү нәтиҗәсендә бавырда хроник ялкынсыну барлыкка килә. Моның исә яман авыруга әйләнүе бар.[372]

Һәркем өчен дә туклану рационында махсус катнашмалы ризыкка караганда, табигый азыкны күп куллану файдалы. Витаминнарга бай продуктны организм җиңелрәк үзләштерә. Ә иң күп витаминнар – алдан эшкәртелмәгән табигый ризыкларда.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads