Станислав Дзядулевич
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Станислав Дзядулевич (пол. Stanisław Dziadulewicz, 4 апрель 1872, Варшава, Польша патшалыгы[d] — 4 февраль 1943 (70 яшь), Юзефув[d], Отвоцкий повят[d], Мазовия воеводалыгы[d], Польша) — тарихчы, педагог. Ләхстан-Литва татарларыннан. Варшау университетында эшли. Ләхстандагы татар шляхталары (аксөякләре) һеральдикасына багышланган хезмәт (Herbarz rodzin tatarskich w Polsce) авторы[1].
Remove ads
Биографиясе
Татар чыгышлы Ләхстан шляхта нәселеннән. Бонифаций Дзядулевичның улы. Гимназияне һәм Варшау университетының юридик факультетын тәмамлаган. Әмма белгечлеге буенча эшләмәгән, Варшауның төрле уку йортларында тарих укыткан[2].
1897 елдан Зур иллюстрацияле универсаль энциклопедия мөхәрриятендә һеральдик бүлекне җитәкләгән.
Ләхстан һеральдик җәмгыяте эшчәнлегендә катнашкан, әгъза-корреспондент, аннары чын әгъза, 1929—1931 елларда Варшау бүлекчәсе вице-президенты булган, ә 1932 елда аның мактаулы әгъзасы булган. 1908 елдан башлап 50гә якын тарихи һәм һеральдик тикшеренүләр язган һәм бастырган[2].
1928 елда отставкага чыккан һәм Юзефувта үз утарында яши башлаган. Тарихи һәм һеральдик тикшеренүләр белән шөгыльләнүен дәвам иткән.
1929 елда Вильнода аның «Herbarz rodzin tatarskich w Polsce» басылып чыккан.
Дзядулевичның киң фәнни архивлары аның улының Варшауда булган һәм 1944 елда Варшау күтәрелеше вакытында янган.
Станислав Дзядулевич 1943 елның 4 февралендә вафат булган[2].
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads