Стегозаврлар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Стегозаврлар(лат. Stegosauridae) - тиреофорларның төркеме. Териофорлар — стегозаврларны, анкилозаврларны, скутеллозаврларны һәм сцелидозавридларны берләштерүче орнитишийларның астәртибе[1].
Remove ads
Тышкы кыяфәт


Стегозаврлар дүрт аяклы орнитишийлар булганнар. Башлары бәләкәй иде. Стегозаврлар башка динозаврлардан аркаларындагы пластиналар һәм койрыкларындагы шиплар белән аерылганнар. Галимнәрнең гипотезасы буенча, пластиналар дошманны куркыту һәм терморегуляция өчен кирәк булган, ә шиплар ерткычлардан саклау коралы кебек кулланылган. Стегозаврларның арткы азаклыклары алгылардан ике тапкырга зуррак булган, шуңа күрә стегозаврлар дүрт аякта да, ике аякта да йөри алган. Ике аякта йөргәндә, стегозавр урманда ашый алган. Шул вакыт аның башы кешенең тезе биеклегендә булган, ә аркасы кешенең үсеменнән ике башка биегрәк иде[2].
Remove ads
Барлыкка килү һәм эволюция


Стегозаврлар юра чорының беренче ярымында барлыкка килгәннәр. Аларның бабалары — скутеллозаврлар, бер ярымлы, бәләкәй башлы һәм озын койрыклы, арткы аякларда тиз йөгергән динозаврлар булганнар. Тиресендә вак сөякле пластиналар булганнар.[2].
Без белгән стегозаврларның борынгысы - хуаянгозавр (Huayangosaurus). Озынлыгы 4 метрга, үсеме 1,5 метрга җиткән. Хуаянгозавр аерым гаиләгә керә. Башка стегозаврлар икенче гаиләгә керәләр. Ул гаилә 15 динозаврдан тора. Аларның берселәре - стегозавр (Stegosaurus), кентрозавр (Kentrosaurus), туоюангозавр (Tuojiangosaurus) h.б. Төрле стегозаврларның пластиналары да төрле иде.
Стегозаврлар сөякләрен Җирнең "hәр почмагында" табалар. Лексовизавр hәм дацентур Европа территориясендә, кентрозавр - Африкада, хуаянгозавр, туоюангозавр hәм вуэрозавр Кытайда яшәгәннәр. Стегозаврлар Төньяк Америкага да күчкәннәр. Стегозаврларның башка континетлардан океан белән аерылган Азиядән Җир шары буенча таратылуы озак выкыт дәвамында сер булып калган. Шуннан галимнәр борынгы Азиянең Европа белән кыскавакытлы берлеге гепотезасын тәкъдим иткәннәр[3].
Стегозаврлар акбүр чорының икенче яртысына кадәр яшәгәннәр[2]
Remove ads
Шулай ук кара
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads