Стрела (регби клубы)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Стрела (регби клубы)
Remove ads

«Стрела»Казан шәһәренең Совет һәм Россия профессиональ регби клубы.

Кыска фактлар Нигезләнгән, Стадион ...

1967 елда Казан шәһәренең студентлар җыелма командасы буларак нигез салынган. Совет чорында клуб РСФСР беренчелегендә «Буревестник» исеме астында чыгыш ясаган. 1989 елда клуб «Стрела» регби клубы итеп үзгәртелә.

Remove ads

Тарих

«Стрела» регби клубына 1967 елда Казанның Киров районында нигез салынган[1].

1991 елда команда регбилигага күчә һәм югары дивизионда чыгыш ясый башлый. 1993 елда клуб беренче трофей — Россия Кубогы иясе була. 2008 ел сезоныннан соң команда финанслау булмау сәбәпле үз эшчәнлеген туктата.

2011 елда Казан дәүләт аграр университеты ярдәме белән команда яңадан торгызыла һәм «Стрела-Агро» исеме астында регби буенча Россия чемпионатының югары лигасында катнаша. 2013 елда финанслау туктатылу сәбәпле, клуб чыгышлардан тәнәфес ала. 2018 елның ноябрендә Алексей Песошин тарафыннан «Стрела» регби клубын торгызу турында карар кабул ителә. 2019 елның 24 июлендә «Стрела» беренче өй матчын уздырды. Матч Казанның Үзәк стадионында үткәрелә[2].

2019 елда «Стрела» регби буенча Россия югары лигасының бронза призёры була һәм регби Премьер-лигасында чыгыш ясау хокукына ия була[3].

Remove ads

Халыкара аренада чыгыш ясау

1998 ел — Англия буенча турне. «Лондон Скуларс» командасы һәм Ипсвич һәм Лестер шәһәрләре клублары белән иптәшләрчә матчларда җиңүләр. 2002 елда клуб Англиягә чакырылган, анда «Бредфорд» һәм «Халл КР» клублары белән тест-матчлар үткәргән. Шул ук елны команда Чакыру Кубогында дебют ясый.

Казанышлары

1991 — «Стрела» Россия беренчелегенең югары дивизионына керә.

1993 — регбилиг буенча Россия Кубогы иясе.

1995— 1999 — регбилиг буенча Россия чемпионы.

2002—2008 — регбилиг буенча Россия чемпионатының көмеш призёры.

2011 — регби буенча югары лигада Россия чемпионы.

2012 — регби-7 буенча Европа чемпионнары Кубогының көмеш призёры.

2019 — регби буенча Югары лига Чемпионатының бакыр призёры[3].

Стадион

«Тулпар» стадионы «Стрела» командасының өй стадионы булып тора. «Тулпар» стадионы шул ук исемдәге универсаль спорт комплексының бер өлеше булып тора. Россиядә регби белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән аз сандагы махсус мәйданчыкларның берсе.

Стадион үз эченә ясалма өслекле һәм регби уеннары өчен тамгалы уен кыры (130х70м), шулай ук 3 275 тамашачы урынына исәпләнгән трибуналарны кертә. Трибуналар каршында зур светодиод табло урнаштырылган. Трибуна асты киңлеген спортчылар өчен киенү-чишенү бүлмәләре, судьялар өчен бүлмәләр, медицина кабинетлары, конференц-зал, ярдәмче һәм хезмәт урыннары били. 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында «Тулпар» стадионы регби буенча ярышлар кабул итә. 2015 елда объект хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-При сериясе этабын уздыру урынына әйләнә.

Remove ads

Клуб җитәкчелеге

Клуб президенты — Алексей Валерий улы Песошин — регби буенча спорт мастеры, физика-математика фәннәре кандидаты, Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасы премьер-министры[4];

Директор — Валиуллин Рамиль Асхатович;

Директор урынбасары — Хисамов Альфред Рафикович.

Иганәчеләр

Тренерлар штабы

  • КАҖ байрагы Джейкобус Полус Нил — баш тренер
  • КАҖ байрагы Джако Энгельс — һөҗүмчеләр тренеры
  • Россия байрагы Тимур Хафизов — гомуми физик әзерлек буенча тренер
  • Россия байрагы Марат Зиатдинов — тренер-аналитик

Состав

Отыгрывающие
  • КАҖ байрагы Гихард Визаж
  • Россия байрагы Георгий Веливанов
  • Россия байрагы Шамиль Давудов
Столбы
  • Россия байрагы/Гөрҗистан байрагы Николай Казаликашвили
  • КАҖ байрагы Гюнтер ван Вюрен
  • Россия байрагы Александр Безверхов
  • Россия байрагы Виталий Важев
  • Россия байрагы Магомед Давудов
  • Россия байрагы Дмитрий Горячев
Замки
  • Россия байрагы Иван Кравцов
  • Россия байрагы Иван Сысоев
  • КАҖ байрагы Стефан Грифф
  • Россия байрагы Никита Саютин
 
Крылья
  • Россия байрагы Роман Ходин
  • Россия байрагы Арсений Петрушинин
  • Россия байрагы Марат Хабибуллин
  • КАҖ байрагы Стефан де Вит
  • Россия байрагы Сергей Беленков
  • Россия байрагы Гиорги Холуашвили
Восьмые
  • Россия байрагы Данила Чегодаев
  • КАҖ байрагы Стефан Малан
Девятые
  • Россия байрагы Денис Барабанцев
  • Россия байрагы Никита Попков
Десятые
  • КАҖ байрагы Кобус Марэйс
  • Россия байрагы Никита Шипулин
  • Россия байрагы Алексей Голов
  • Россия байрагы Денис Кукишев
 
Центровые
  • Россия байрагы Никита Красиков
  • Россия байрагы Айдар Гафаров
  • Россия байрагы Дмитрий Денисов
  • Россия байрагы Сергей Евсеев
  • Намибия байрагы Йохан Тромп
  • КАҖ байрагы Франко Нодье
Края
  • Россия байрагы Рамиль Юсупов
  • Россия байрагы Александр Тихонов
  • Россия байрагы Булат Шамсутдинов
  • Россия байрагы Хетаг Дзобелов
  • Россия байрагы Тимур Уразаков
Замыкающие
  • КАҖ байрагы Донован дю Рандт
  • Россия байрагы Дамир Байбурин
  • Россия байрагы Артём Карамышев
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads